Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Беренче олауны илткән шофер дүрт ятим бала да үстерә

Авыл хуҗалыгы җаваплы чор кичерә: кырлардагы игенне түкми-чәчми җыеп алып, Ватан амбарларына тапшырырга кирәк. Алтын бәясенә торган вакыт бу. Гомер юлын авыл белән бәйләгән "КамАЗ" шоферы Равил Бикчәнтәев әйткәнчә, кылны кырыкка ярыр чак.

Туган ягында тырышлыгы белән генә түгел, игелекле җан булуы белән дә танылу алган Равил белән без быел да иген басуында очраштык. Безне күрүгә әллә кайчангы танышларын очраткандай шат елмаеп исәнләште дә, озаклап сөйләшеп торырга вакыты юклыгын да шунда ук сиздереп куйды. Ике арба таккан машинасына зур байлык - ашлык төялгән, аны тизрәк Колаңгыдагы ашлык кабул итү пунктына илтеп тапшырырга кирәк.

- Быел уракка иң беренче булып безнең агрофирма комбайнчылары кереште. Ашлык кабул итү пунктына тәүге олауны илтү бәхете исә миңа елмайды. Үзебезнең Кайбыч кырларында үскән икмәкне бик кадерләп кабул иттеләр, кулың җиңел булсын, дип, рәхмәтләр әйтеп, бүләкләр биреп каршы алдылар, - диде Равил.

Сиксәненче еллардан бирле шофер булып эшләүче Равил Бикчәнтәевны игелекле җан дип атавым да юкка гына түгел. Үзләренең дүрт балалары үсеп җиткәч, Яшел Үзәндә приютта тәрбияләнүче кызны һәм Кайбыч җирлегендә ятим калган өч бертуган баланы Хәмдиясе белән үз канатлары астына алдылар. Ике йөрәк җылысы сигез җанга җитә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Беренче олауны илткән шофер дүрт ятим бала да үстерә