Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Беренчеләрне мәктәпкә җыйдык

Әле кайчан гына Татарстанда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе старт алган иде. Хәйрия эшчәнлеге буенча Республика Советы һәм "Бердәм Россия" сәяси партиясенең региональ бүлеге башлап җибәргән акңия ел саен 1 августтан 25енә кадәр дәвам итә. Баксаң, аз керемле, тулы булмаган һәм күп балалы гаиләләргә укучы балаларын яңа уку елына әзерләргә...

Бу атнада Олы Кайбыч мәдәният йортында балаларга тантаналы рәвештә бүләкләр тапшырдылар. Алар җирле бюджет акчасына, район оешма-учреждениеләре, хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләрнең матди ярдәме белән сатып алынган. Елдагыча, күркәм гадәт буенча, иң кәттә бүләкне "Ак Барс-Созидание" Хәйрия фонды ясады. "Ак Барс" банкының идарә рәисе Роберт Миңнегалиевне кайбычлылар яхшы белә, чөнки ул бездә еш кунак була. Аның беркайчан да буш кул белән йөрми торган гадәте бар. Бу юлы да 1 сыйныфка баручы нарасыйларны мәктәп сумкалары - ранецлар белән бүләкләде. Аллы-гөлле матур сумкаларга мәктәптә уку өчен кирәкле барлык кирәк-яраклар да тутырылган. Моннан тыш фонд аларны спорт формалары белән дә тәэмин итте.

- Татарстанда яшәп килгән күркәм традициянең максаты - белем көненә балаларга шатлык бүләк итү. Сез - иң сәләтле, акыллы, уңган балалар, киләчәктә куйган максатларыгызга һичшиксез ирешерсез. Без исә беренче адымны ясаганда сезгә ярдәм итәргә телибез. Бер генә баланы шатландыру да - зур хезмәт, моның өчен көч кую таләп ителә. Дүрт бала атасы буларак, мин моны яхшы аңлыйм һәм шуңа күрә әти-әниләргә дә теләгем бар: балаларыгызны тәрбияләүдә куйган тырышлыгыгыз ата-ана бәхете булып үзегезгә кайтсын, - диде Роберт Хәмитович залда утыручыларга.

Сүз дә юк, баланы мәктәпкә әзерләү зур чыгымнар сорый. Күпбалалы, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә бу эшне башкарып чыгу җиңелләрдән түгел. Ә бит баланы шәхес итеп тәрбияләү өчен уңайлыклар, шартлар тудыру мөһим. Район башлыгы, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Кайбычтагы җирле бүлекчәсе сәяси Советы секретаре Альберт Рәхмәтуллин андый гаиләләргә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуларын белдерде һәм игелекле эштән читтә калмаган һәркемгә тирән рәхмәтен җиткерде. 2-11 сыйныф укучыларына бүләкләрне район башлыгы белән урынбасары Рәмис Хәялиев тапшырды. Балалар үзләре рәхмәт хисләрен шигырь юллары аша җиткерде. Тантанада сәнгать мәктәбе укучылары да чыгыш ясавы сабыйлар күңелендәге бәйрәм рухын тагын да баетты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе