Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безнең ил – сандугач сайрар ил

Сайлаудан соң икенче көнне эшкә килүгә Мәлкидән даими укучыбыз 86 яшьлек Елизавета әби Петрова шалтыратты һәм:

- Өйгә килеп сайлатабыз, дисәләр дә, сайлау участогына үз аягым белән бар­дым әле. Бюллетеньдәге Президентлыкка кан­ди­дат­лар исемлеген игътибар белән карап чыктым да, тавышымны исем­лек­нең иң ахырында торган Владимир Путин өчен бир­дем. Бездән соңгы буыннар яхшы яшәсен дидем. Телевизордан башка кандидатларның чыгышларын гел тыңлап бардым да, шундый фикергә килдем: барысы да, йөргән чакта егет кызына алтын таулары вәгъдә ит­кән кебек, безне бик яхшы тормышта яшәтмәкче бу­ла. Соң, кулларыннан кил­гәч, нигә аны Президент булганчы эшләмиләр? Буш вәгъдәләргә ышана торган күлмәкләр тузды инде безнең, ялганны чын­нан аера беләбез. Ә бүгенге тормышыбыз, Хо­дайга шөкер, бик ях­шы. Безнең ил - сандугач сайрар ил бит ул, - диде.

Елизавета апаның фикере бик күпләрнеке белән аваздаш булып чыкты: без яраткан, без белгән Владимир Путин Президент булып сайланды. Владимир Путинның Мәскәүдә Лужникида халык белән очрашуындагы чыгышын тыңлаганнан соң, сайлауда ялгышмаганыбызны аңладык. «Иң мөһиме - без бергә. Без - күп милләтле, бердәм һәм куәтле Россия халкы», - диде ул. Районда сайлаулар барышын кү­зә­тү өчен махсус килгән "Чиста сайлаулар өчен"штабының күзәтүчеләр корпусы вәкиле Алексей Медведев белән без Олы Кайбычтагы сайлау участогында очраштык.

Ул Президент өчен тавышын шушы участокта бир­де.

- Безнең максат - Россия Президентын сайлауларның чиста һәм гадел узуына мөмкин кадәр күбрәк теләктәшлек итү, илебездәге сайлау турындагы законнарның бозылуына юл куймау. Кайбыч халкы бездә җылы тәэсирләр калдырды. Килүгә, муниципалитет җитәкчесе Җәүдәт Гаффаров та үзендә кабул итте, сезнең якның гүзәл кешеләре турында китап белән бүләкләде. Инде менә ничә сайлау участогында булдык, тавыш бирү процессын игътибар белән күзәттек, бернинди дә хокук бозу очракларын күрмәдек, - диде ул, фикерлә­ре белән уртаклашып.

"Чиста сайлаулар өчен" күзәтүчесе, Казан (Идел буе) Федераль университетының юридик факультет студенты, үзебезнең Кайбыч кызы Адилә Төхвәтуллина да көне буе сайлау участогында булды. Беренче тапкыр гына күзәтүче булса да, хокукый белеме бар. Гомумән, бу сайлауларда беренче генә булган яңа­лыклар шактый иде. Без Президентны беренче тапкыр алты елга сайладык, моңа кадәр дүрт кенә елга иде. Барлык сайлау участокларына да веб-камералар урнаштырулары да әле беренче генә. Компьютерда онлайн режимында теләсә кайсы сайлау участогының эш­чән­леген күзәтү мөмкинлеге дә беренче тапкыр гына бирелде. Монысы, безгә, жур­налистларга да файдалы булды. Райондагы 34 сайлау участогына да барып җитеп булмый, ә болай, өеңнән чыкмыйча гына компьютерда тиешле төймәләргә басасың да, Мөрә­ле, Иске Чәчкаб, Корноухово, Иске Тәр­бит, Чүтидә, телисең Чистайда, Аксубайда, Казанда, Мәскәүдә сайлау барышын күзәтәсең. Ни турында сөйләш­кән­нәре дә аермачык ишетелә. Ә электрон тавыш бирү РФ Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында гамәлгә кертелә башлаган иде. Хуҗа Хәсән, Корноухово, Салтыйган, Иске Тәрбит, Афанасьевкада Президентны электрон юл белән сай­ладылар.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Заһидуллина хәбәр иткәнчә, сайлауда исемлеккә 10 609 сайлаучы кертелгән иде. Сайлауларда 98,58 процент кеше катнашты. Аларның 93,26 проценты үз тавышларын Владимир Путин, 4,01 проценты Геннадий Зюганов, 1,04 проценты Михаил Прохоров, 0,86 проценты Владимир Жириновский, 0,52 проценты Сергей Миронов өчен биргән. Шулай итеп, сайлаулар узды. Сайлаганда ялгышмаганыбызны вакыт үзе раслар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сайлау Россия Президентын сайлаулары