Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безнең әни алтын ул

Борындык авылында яшәүче ветеран-укытучы Нурания Гаффаровага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Шул уңайдан юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы тапшырылды.

Илбашының ветеранга рәхмәт сүзләре белән сугарылган тәбрикләвен һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләген тапшырырга килгән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев, секретарь Рамилә Җамалиева һәм Борындык мәктәбе директоры Рамил Гарәфиев Нурания Ибраһим кызын бәхетле картлык кичерә, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Нурания апага 90 яшь биреп тә булмый кебек әле: аягында нык басып йөри, хәтере әйбәт, ягымлы йөзендәге җыерчыклар да яшьлектәге сылулыгын җуя алмаган. Өе нур сибеп тора, бар җирендә тәртип.

- Озын гомерле булуымның сере, мөгаен, җан тынычлыгындадыр. Ирем Гаделша белән алтмыш елга якын тыныч яшәдек, юкка-барга бер-беребезнең тынычлыгын бозмадык, сүзне дә үлчәп кенә сөйләдек, авыл халкы белән дә сүзгә килмәдек. Сәламәтлекнең нигезе - кешенең күңел халәтендә, дип уйлыйм. Юкка-барга борчылып, үзенең һәм башкаларның кәефен төшерүчеләр чиргә тиз бирешәдер ул. Безгә дә биш баланы аякка бастыру җиңел булмагандыр, әмма бергә булгач, без аларны сизмәдек тә, барысына да югары белем бирдек, - ди Нурания апа.

Утыз сигез ел буена Борындык урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты, немец телен укытып, авыл халкының зур ихтирамын казанган ул. Карамасар авылында туып-үскән кызның әтисе Ибраһим Халитов та озак еллар математикадан укыткан. Нурания апа Казандагы педагогия техникумында укыган, институтка читтән торып укырга керсә дә, ул вакытта авырып китүе сәбәпле, аны тәмамлый алмаган. Борындык авылы егете, фронтовик Гаделша белән 1945 елның салкын кышында гаилә коралар алар. Гаделша абый сугышның беренче көннәреннән үк яу кырына киткән. Тула, Орел, Курск дугасы, Киев, Волынск, Ровно, Львов шәһәрләре аша үткән аның сугышчан юлы. 1945 елда гына туган авылына әйләнеп кайткан ул. Озак еллар страховой агент булып эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннының вафатына сигез ел инде.

Әмма Нурания апа ялгыз түгел, Казанда ТР Министлар Кабинеты каршындагы икътисади-социаль тикшеренүләр үзәгендә эшләп лаеклы ялга чыккан Зөлфиясе белән яши. Әниләренең 90 яшьлек юбилеена Тольяттида автозаводта инженер булып эшләгән улы Азат та, шунда бухгалтер булган Надирәсе дә, Югары Ослан районының Введенский бистәсе урта мәктәбендә 10 ел мәктәп директоры булган Ләләсе дә, Ульяновс шәһәрендә бухгалтер һөнәрен сайлаган Әлфиясе дә гаиләләре, балалары белән кайткан иде. Озын гомерле әбинең ул-кызлары барысы да пенсиягә чыккан. "Безнең әни алтын ул", - дип горурлана алар. Балаларының шул сүзләре бар бүләкләрдән дә кыйммәтрәк Нурания апага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшь