Бәхетен туган якта тапкан
- Савымчы һөнәрен хатын-кызларныкы гына дип уйлаучылар тирән ялгыша. Аңа калса, шофер һөнәре дә гүзәл затлар өчен түгел дә бит, шуңа карамастан, руль артына утырган ханымнар саны арта. Минемчә, һәр кеше үз эшен яратып башкарырга, ә хезмәте аңа шатлык китерергә тиеш, - ди Бәрлебаш авылы савымчысы Илгиз Борһанов.
Илгиз эшләгән ферманы бүген танырлык түгел. Савылган сөт сөтүткәргечләрдән ага, чиләк-чиләк сөт ташып интекмиләр. Ферманың үзен дә зур чыгымнар тотып, заманча төзелеш материаллары белән ремонтладылар, реконструкция үткәрделәр. Элеккеге кебек тәрәзәләрдән җил дә өрми, түбәдән су да акмый. "Без хәзер "Татарстан - Яңа гасыр" радиосын тыңлый-тыңлый эшлибез, эшкә килүгә магнитофонны кушып куябыз", - ди үзе дә җырларга яратучы савымчы. Авылга инвестор килгәч, районда терлекчелек тармагында да, үсемлекчелектә дә тамырдан борылыш күзәтелде. Югыйсә, әле "Бәрле" колхозы чорында энергетикларга бурычлары өчен ферманың утсыз да калган чаклары булмады түгел, булды. Азык кытлыгы нәтиҗәсендә сөт аз савылды, бу үз чиратында терлекчеләрне хезмәт хаксыз калдырды. Бәхеткә, авыр чорлар артта калды. Директоры Айрат Фатыйхов булган "Заволжье" җәмгыятенең Бәрлебашы савымчылары илебез табынын баетуга саллы өлешләрен кертеп хезмәт куялар. Алар ел башыннан 6522 центнер продукция җитештергән. Бу узган елның шушы чоры күрсәткеченнән шактый югары. Бер сыердан савым күрсәткече 5212 килограмм (былтыр сигез айда 4435 килограмм булган) тәшкил итә.
Хезмәт хаклары да зарланырлык түгел. "Заволжье" җәмгыяте экономисты Сөембикә Натфуллина савымчыларның аена ун мең сумнан да ким алмавын әйтеп узды. "Бу филиалдагы кебек чиста, ялтырап торган сыерлар башкаларда да булсын иде", - ди ул. Сыер юган өчен савымчыларга аерым түлиләр икән.
Ринат Гыйламов мөдирлегендәге ферма коллективының бердәм, дус-тату булуы турында горурланып сөйли Илгиз. Узган ел лаеклы ялга чыккан Фидалия Фәхриева белән Гөлфәрия Әбделманова Бәрлебашыннан, Разыя Сөнгатуллина белән Люция Сибгатуллина Кече Кайбычтан, Илгиз белән Гүзәлия Әфлиева Морза Бәрлебашыннан килеп эшлиләр. Морзадан Илгизнең УАЗигында килеп йөриләр, бензин бәясен дә бергәләп күтәрәләр икән. Ике авыл арасындагы юлның начарлыгына бик эче поша аның. Ә эш шартларыннан бер дә зарланмый. Терлекләр алдыннан югары сыйфатлы азыкның өзелеп торганы юк. Быел кышлату чорына азык аеруча мул әзерләнгән. Сыерның сөте телендә, диләр бит. Әмма булган азык маллар улагына барып җитмәсә яки вакытында тиешенчә салынмаса, сөтнең кимүен көт тә тор. Моны аңлап эшли савымчылар.
Илгизгә Буа ветеринария техникумын тәмамлаган белгеч булуы бик нык ярдәм итә. Сыерларны ясалма орлыкландырырга вакыт җитүе, кайчан бозаулаячагы, мастит кебек авыруларның беренче билгеләрен тиз сизеп ала ул.
Савымчыларның барысын да махсус эш киемнәре - комбинезоннар белән тәэмин иткәннәр. Бу фермада тагын бер уңайлылык - дүрт көн эшләгәннән соң, ике көн ял итәләр. Бер атнаны кече кайбычлылар икесе ял итсә, аннан соң калганнары икешәрләп ялга чыга. Димәк, дүрт савымчы эшләгәндә, икесе ялда була.
Ата-бабаларыннан ук калган терлекче һөнәренә тугрылыклы булып калган Илгиз. Әнисе Фәүзия пенсиягә чыккач, аның группасын үзенә алган егет бәхетен туган якта тапкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев