Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бишек җырлары һаман яңгырасын

Аналар көне уңаеннан Кайбыч муниципаль район Советының актлар залына әниләр һәм аларның гаиләләре Ана (Гаилә) капиталына сертификатлар, бала туу турындагы таныклыклар тапшыру тантанасына җыелды. Аларны тәбрикләргә әниләр декрет ялына кадәр эшләгән оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрүчеләр, туганнары да килгән иде. Бу тантананы башкарма комитетның ЗАГС бүлеге һәм РФ Пенсия...

Балалар бакчасына йөрүче сабыйлар чыгышыннан соң, сәхнәгә беренче тапкыр әни-әти булу бәхетенә ирешкән ата-аналарны чакырдылар. Аларның бәбиләре әле бер-ике айлык кына. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тантаналы шартларда яшь әниләргә бала туу турындагы таныклыкларны тапшырды, ә әтиләр яңа туган сабыйларны теркәү актына кул куйды.

- Сезнең районыбыздагы демографик хәлне яхшыртуга керткән өлешегез өчен мин бик шатланам. Без киләчәктә дә авылда калган яшь гаиләләргә һәрьяклап ярдәм итәчәкбез. Район алга таба да яшәсен һәм үсеш алсын өчен балаларның күп тууы кирәк. Хәзергә демография белән мактана алмыйбыз, чөнки районда берничә ел инде үлем күрсәт­кече туу күрсәткеченнән югарырак. Без авылларның социаль йөзен үзгәртү, анда яшьләрне тарту өчен тырышабыз. Хәзерге вакытта төзелүче социаль-мәдәният, спорт обьектлары , сәламәтлек саклау учреждениеләре, юллар шул хакта сөйли. Бүген без бала үстерүче, зур хөрмәткә лаек аналарны хөрмәтлибез. Форсаттан файдаланып, барыгызны да бәйрәм бе­лән котлыйм, сәламәтлек, гаилә бәхете телим, балаларыгызны исән-сау үс­терергә язсын. Без аналар алдында һәрчак бурычлы, балаларыгыз да шуны тоеп үссен иде. Районда күп балалы гаи­ләләр саны артуына шат­ла­нам. Зур гаилә - дәүләт терәге ул, анда балалар физик яктан нык, сәламәт булып үсәләр. Андый гаи­ләләр күбрәк булсын иде, - диде район башлыгы.

Ул Хуҗа Хәсәннән Шупшиннар гаиләсенә аерым тукталды. Сергей Авер­кие­вич белән Людмила Владимировна кызлары Дарья тууын бик озак - 16 ел буена көт­кән. Ниһаять, теләкләре тормышка ашкан, алар йорты да бала тавышына күмел­гән. Көт­тереп туган сабыйлары иң зур бәхет алар өчен. Гаилә башлыгы ветеринария врачы, ә хатыны почта элемтәсе бүлеге начальнигы булып эшләгән. Бала тууын һәр гаиләдә көтеп алалар, аны тәрбияләүдә ике яклап та дәү әти, дәү әни­ләр, абый-апалар булыша. Аны җәмгыятькә файдалы шәхес итеп тәрбияләү җиңел түгел, әмма ата-ана кайгыртуын, гаи­лә җылысын тоеп үскән балалар тормышта үз уры­нын җиңелрәк таба, яшәүнең мәгънәсен ти­рәнрәк аңлый.

Икенче, өченче, дүртенче баласы туган гаиләләр адресына да җылы сүз­ләр күп яңгырады тантанада. Алар бәйрәмгә бергәләп килгән, капитал - гаиләнеке бит. Ана капиталына сертификатлар Олы Кайбычтан Канашовлар, Афанасьевкадан Муклуковлар, Кошманнан Миңнуллиннар, Колаңгыдан Садриевлар, Кече Кайбычтан Низаметдиновларга тапшырылды. Олы Кайбычтан Латыйповлар, Әхмәтҗановлар, Кошманнан Мотыйгуллиннар, Фәйзуллиннар, Иске Чәчкабтан Сагуновларның әниләренә дә котлау сүзләре әйтелде. Алар менә дигән кыз-уллар үстергәннәр, тантанага да бергә килгәннәр. Сания Мотыйгуллина бала үстерүчеләргә матди ярдәм өчен рәхмәтен шигъри юллар белән әй­теп бирде. Хәзер Ана капиталы 378 640 сум тәш­кил итә, өченче бала өчен бушлай җир участогы бирелә. Биш ел эчендә 550 сертификат тапшырылган, капитал акчасының 75 миллион сумы торак шартларын яхшыртуга тотылган. Бәйрәм тантанада катнашучыларның бергәләп бишек җы­рын башкаруы белән тө­гәлләнде. Теләк бер генә: һәр өйдә бишек җырлары яңгырасын, дөньядагы барлык хатын-кызларга да ана булу бәхетен татырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аналар көне