Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәли авылында Качману билгеләп үтелде

Православие динен тотучылар 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә Качману (Крещение) - суны изгеләндерү йоласын бәйрәм итте.

Качману районыбызның Колаңгы авылы җирлегенә караган Бәли авылында да билгеләп үтелде. Чарага күрше-тирә рус, керәшен авылларыннан да халык җыелды. Якынча йөз кеше бу көнне тәре рәвешендә тишелгән бәкедә су коенып, җаннарын да, тәннәрен дә сихәтләндерде. Турминский чиркәвеннән Николай атакай да катнашып, йоланың кодрәте хакында сөйләде. Тамак ялгап алырга теләге булганнар ул көнне шунда ук шашлык, кайнар чәй белән сыйланды. Әлеге көннең һәм изгеләндерелгән суның көченә, кодрәтенә ышанган кешеләр, чатнама салкыннарга да карамастан, елгда коена. Ә мондый коенуларның шифасы шактый - күп авырулардан арындыра, савыктыра, диләр. Бу көнне чиркәүләрдә дә сулар изгеләндерелә һәм ел дәвамында ул су бозылмый, көчен, шифасын югалтмый. Моның серен бүгенге көнгә кадәр галимнәрнең дә аңлата алганнары юк. Христиан динен тотучылар исә күп чирләрдән сихәтләнер, йортларны изгеләндерер, сабыйларны коендырыр өчен изге суны җыеп калырга тырыша. Ә аның тамчысына кадәр кодрәтле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәли авылында Качману билгеләп үтелде

2
X