Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүләккә- “Мәрхәмәтле телефон”

Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы Татарстанның муниципаль берәмлекләр Советы, ветераннар һәм пенсионерларның җәмәгатьчелек оешмалары белән берлектә 1 октябрьдән "Мәрхәмәтле телефон" хәйрия акциясен үткәрә.

Әлеге акция кысаларында социаль хезмәтләрдә исәптә торган һәм социаль хезмәткәр беркетелгән ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә коткару хезмәтләрен чакыру төймәсе белән җиһазландырылган кәрәзле телефоннар таратачаклар.

Бу хакта 26 сентябрьдә Өлкәннәр көненә багышланган видеоконференциядә ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова хәбәр итте һәм:

-Бүген республикада 3,5 мең кеше тышкы дөнья белән элемтәгә керүдән мәхрүм. Алар ялгызлары гына яши, өйләрендә элемтә чарасы юк, коткару хезмәтләрен чакыру төймәсе булган телефоннар аларга биреләчәк. Барлык кәрәзле телефоннарга да "2" саны торган төймәгә "112" номеры кертелеп куелачак. Әлеге төймәгә басып алар тиз арада табиб чакырта, полициягә, янгын сүндерүчеләргә, социаль хезмәткәргә, психологка мөрәҗәгать итә алачак. Бу телефоннарга бушлай сим-карталар урнаштырачаклар, беренче айны сөйләшү өчен акча да салырга кирәк,- диде.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова видеоконференциядән соң ясаган чыгышында бу хакта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменә хат килүе һәм өлкәннәрне телефон белән тәэмин итү эше башлануы турында әйтте. Бүгенге көндә телефон "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге аша социаль хезмәткәр билгеләнгән 13 кешегә бирелә. Аларга саннары зур булып күренеп торган, куллану өчен бик гади телефоннар бирәчәкләр. Шунысын да әйтеп узарга кирәк, телефоннар хәйриячеләр исәбеннән алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Мәрхәмәтле телефон” хәйрия акциясе