Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Болгардагы “Ак мәчет”тә республика күләмендә узган Коръән укучылар бәйгесендә Кошман кызы Илүсә Насретдинова беренче урынны яулады

Татарстан Диния нәзарәтенең пропаганда бүлеге белгечләре һәм "Зәкат" хәйрия фонды тарафыннан үткәрелгән әлеге бәйгедә Татарстанның 45 мөхтәсибәтеннән 700гә якын бала катнашты. Алар арасында Олы Кайбыч, Кошман, Кече Кайбыч, Чүти, Ябалак авылларыннан да укучылар бар иде. Илүсәнең җиңүенә барысы да шатланды.

- Остазым Мөслимә апага рәхмәтлемен. Бу - безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. Бәйгедә катнашудан тыш, музейларда экскурсиядә булдык. Безне бер эшмәкәрнең хуҗалыгына да алып бардылар әле. Андагы страусларны күреп шаккаттык, - диде Илүсә.

Әңгәмәбезгә Мөслимә апасы Яруллина кушылды:

- Илүсә - тырыш кыз. Узган елларда районда үткәрелгән Коръән укучылар бәйгеләрендә дә җиңү яулап килде. Быелгы бәйгедә, авырып китү сәбәпле, катнаша алмаган иде. Шулай да, аның узган еллардагы җиңүләрен исәпкә алып, бәйгедә катнашучылар исемлегенә керттеләр. Укучым өчен бик шатланам.

Татарстан мөфтие урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашында узган бу чарада балалар ислам дине тарихына, пәйгамбәребез тормышына багышланган викторина сорауларына да җавап бирде.

Изге Болгар җирләреннән кайтучыларны каршы алгач, Дамир хәзрәт Гыйниятуллин Коръән укучы балалар арасында районда үткәрелгән бәйге җиңүчеләре - Олы Кайбычтан Илназ Сәлахиевка, Чүтидән Алсу Закировага айпадлар бүләк итте.

- Әлеге бәйге Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне алдыннан узды. Буыннар алмашы дәвам итүенә шатланырга кирәк, - диде район мәхтәсибе Дамир хәзрәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев