Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Борчак яратучы кайбычлылар, әлеге культураның сәламәтлек өчен файдасы бик зур!

Бала чагында кайсыбыз гына борчак кыры яныннан тыныч кына үтеп китә алды икән? Бер-­икене генә авыз итәм, дип, колхоз рәисеннән качып, курка-курка аны кесә тутырып җыюлар күбегез белән булгандыр, мөгаен. Өлкәннәрнең "Сез барган кырда комбайннар урырга мөмкин", дип кисәтүләренә дә карамастан, бөдрәләнгән борчак үсентеләре арасында качышлы да уйный идек хәтта....

Бала чагында кайсыбыз гына борчак кыры яныннан тыныч кына үтеп китә алды икән? Бер-­икене генә авыз итәм, дип, колхоз рәисеннән качып, курка-курка аны кесә тутырып җыюлар күбегез белән булгандыр, мөгаен. Өлкәннәрнең "Сез барган кырда комбайннар урырга мөмкин", дип кисәтүләренә дә карамастан, бөдрәләнгән борчак үсентеләре арасында качышлы да уйный идек хәтта.
Хәер, зур үскәч тә үз итәбез без әлеге культураны. Аннан аш пешермәгән хуҗабикәләр бик сирәктер. Шәхсән мин үзем аның боткасын бик яратам, коймагын пешерүчеләр дә бар, ә консервланган борчакны исә салатлар ясаганда яратып кулланабыз. Борчакны төрлечә файдаланудан хәбәрдар булсагыз да, аңа мәдхия җырлануын күбегез белмидер әле. БМО Генераль ассамблеясы тарафыннан 2016 ел Халыкара кузаклы культуралар елы дип игълан ителде.
Кайбыч кырларында да яратып үстерәләр борчакны. Быел аның уңышы нинди булуын белү максатында без Кече Подберезьедагы борчак басуына юнәлдек.
"Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең өченче филиалының әлеге кырын табуы кыен булмады. Чөнки борчак суктыручы комбайннар гөрелтесе ерактан ук ишетелеп тора иде. Монда ике "Дон-1500" һәм өч "Акрос" комбайны эшли. Алар суктырган игенне "КамАЗ" машиналары ташып тора. Филиал директоры Юрий Осипов та биредә.
- Быел безнең җәмгыятьтә борчак 553 гектарда үстерелде, шуның 400 гектары җыеп алынды, бүгенге көндә аны ахыргы мәйданнарда җыябыз, - диде ул. - Без "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясендә торабыз. Шуңа күрә чагыштыру максатында барлык культураларның да берничә төрле сортын игәбез. Борчакның да "Ватан", "Варис" һәм "Венец" сортларын үстердек. Быелгы ел өчен "Ватан"сорты уңышлы булды.
Уттай кызу эш вакыты булса да, "Дон-1500"комбайнын иярләүче Леонид Батманов белән Леонид Блинов безнең белән аралашырга җай тапты.
- Барлык бөртекле культуралар арасыннан иң кыены - борчак суктыру. Шулай да аны җиңәчәкбез. Чөнки эш оешкан төстә бара, көнгә ике мәртәбә тәмле итеп ашаталар, - диде Леонид Батманов.
- Көннәре дә матур тора бит аның, урып-җыю барышында быелгы кебек уңай һава торышының күптән булганы юк, - дип әңгәмәгә кушылды Леонид Блинов. - Быел борчакны Чүти, Мәлки, Иске Тәрбит, Олы Тәрбит, Хуҗа Хәсән авылларында суктырдык.

Сәгать унике тулганда борчак уңышын җыючыларга төшке аш та килеп җитте. Алар өчен кәбестә салаты, беренчегә борчак ашы, икенчегә пылау әзерләнгән иде. Игенче-механизаторларыбыз тиз-тиз генә ашады да, кабат эшкә кереште. Без исә табыннарыбызны сый-нигъмәтле итүчеләргә чын күңелдән рәхмәт әйтеп һәм армый эшләүләрен теләп, кайтыр юлга чыктык. Беренче карашка гади генә ярма булып тоелган, ләкин туклыклы һәм файдалы булган борчакның кибет киштәләрендә урын алганчы нинди урау юл үтүен дә белдек, аңа юкка гына мәдхия җырланмавын аңладык инде хәзер.
Борчакта минераль тозлар, тимер, йод, магний, цинк, селен, В, А, РР, С, Е витаминнары, кальций, фосфор һәм калий бар. Гиппократ аның белән аз канлылыкны, симерүне, йөрәк һәм калкансыман бизне дәвалаган. Әлеге культура тамырыннан кайнатылган чәйне хәтер яхшырту максатында эчкәннәр. Ваклап төелгән кипкән борчакны исә эч катканда кулланганнар. Сару кайнаганда борынгылар кайнар суда тоткан берничә борчак ашап куйган. Аның оныннан ясалган битлек белән битне бетчәләрдән чистартканнар. Хәзерге заман тикшеренүчеләре, борчакны күп кулланган очракта, аның яман шеш һәм йөрәк-кан тамырлары сис­темасы авыруларын булдырмый калырга ярдәм итүен ачыклаган. Әмма тоз утыру авыруыннан җәфаланучыларга борчакны күп ашарга ярамагынлыгын да истә тотыгыз. Әлеге төр кузаклы культураның балалар һәм яшүсмерләр өчен дә файдасы зур. Ул аппетитны яхшырта һәм яшь организмның үсүенә булышлык итә. Борчак шулай ук яраларны төзәтү, канның оюын яхшырту үзлегенә дә ия. Аннан әзерләнгән ризыкларны даими кулланган кешеләр гипертоник авырулар һәм инфаркттан азрак интегә. Шуңа күрә, борчак кына димәгез, аны мөмкин кадәр күбрәк кулланыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борчак яратучы кайбычлылар, әлеге культураның сәламәтлек өчен файдасы бик зур!