Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Борындык фермасында кырык ел сыер сауган Әлфия Биктаһирова Почет билгесе орденына лаек булды

Намус белән хезмәт куйган кешенең тырышлыгын күрә һәм бәяли беләләр: шушы көннәрдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Борындык фермасында кырык ел буе сыер сауган Әлфия Биктаһировага Почет билгесе ордены бирелү турында Указга кул куйды. Хөкүмәт бүләге әле кайтып җитмәсә дә, без Борындыкка барып, агрофирманың алдынгы сыер савучы белән тынышып кайттык.


Әнисе сыер савучы булып эшләгәнгә, Әлфия апа үзен белә башлаганнан бирле фермада була. Ләкин гомерен шушы хезмәткә багышлармын дип уйламый. Мәктәптә сигез классны тәмамлаганнан соң, 1975 елда классташ кызлары белән Казанга китеп, ит комбинатына өйрәнчек буларак укырга керә. Тик аңа калада яшәргә язмаган булып чыга.
- Ай ярым узгандырмы икән, юктырмы - әни йомыш белән Казанга килде дә, һәм мин, авылны сагынуга түзә алмыйча, бөтенесен ташлап, әнигә ияреп кайтып киттем, - ди Әлфия апа.
Бергә киткән кызлар калада кайсы кая урнаша, ә Әлфия апа авылдагы фермага сыер савучы булып эшкә керә. Ул чагында аңа әле нибары унбиш яшь була. Шул вакыттан алып инде менә кырык ел гомер узып та киткән. Яшь булса да, Әлфия апа тырыш була, кечкенәдән өйрәнеп үскәнгә, сыер саву эшенең бөтен җаен белә, сынатмый, гел алдынгылар рәтендә йөри.
Терлекче хезмәтенең эше никадәр авыр икәнне авылда үскән кеше яхшы белә. Ел әйләнәсе алны-ялны белми хезмәт куюны таләп иткән үтә дә җаваплы тармакларның берсе бу. Терлекләрне яратып, күңел биреп эшләсәң генә югары нәтиҗәләргә ирешеп була. Сыер савучының эш көне исә таңнан башланып, караңгы төшкәнчегә кадәр сузыла. бәйрәм дә юк, ял да. Мондый эштә теләсә кем түгел, ә Әлфия апа кебек, хезмәтен чынлап торып яратканнар гына эшли ала.
Әлфия апа группасында хәзерге вакытта 50дән артык сыер бар. Эшли башлаган еллардагы белән чагыштырганда, хәзер фермаларда эшлисе бермә-бер җиңеләйгән, сыерларны аппарат белән савалар, сөт торбалар буенча агып төшә.
Тагын берничә айдан, яңа ел башында Әлфия апа лаеклы ялга китәргә җыена. Кырык ел буе хезмәт иткән фермасыннан, яратып караган сөтлебикәләреннән аерыласы килмәсә дә, пенсия яшем тулгач китәрмен ди. Тик менә үз һөнәренә алмашка яшьләр килмәү генә күңелен тырнап тора.
Безнең район сөт җитештерү буенча республикада алтынчы урында бара. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 11 ноябрьдә район буенча барлыгы 55 мең 200 килограмм сөт савып алынган. Бу узган елның шушы чорындагы белән чагыштырганда 1 мең 600 килограмм¬га күбрәк. Бер сыердан савылган сөт 14,1 килограмм тәшкил итә.
Почет билгесе ордены - Әлфия апага бирелгән тәүге бүләк түгел, җитез сыер савучы 22 яшендә үк Хезмәт даны ордены белән бүләкләнә. Аннан тыш, хез¬мәт нәтиҗәләре буенча, шулай ук төрле һөнәри бәй¬геләрдә катнашып алган Мактау кәгазьләре бер кочак.
- Эшнең авыр чаклары да бар инде, алары онытыла. Хезмәтне, тырышлыкны күрәләр, бәялиләр. Шуңа күрә дә күңел үсеп тора. Җитәкче¬ләребез әй¬бәт, ни сорасаң шуны би¬рәләр: телисең икән бозау алырга мөмкинлек бар. Хәзер эш шартлары да елдан-ел яхшыра бара. Хезмәт хакын да әйбәт түлиләр, - ди Әлфия апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борындык фермасында кырык ел сыер сауган Әлфия Биктаһирова Почет билгесе орденына лаек булды