Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Борындыкта яшәүче Радик Хөснетдиновка Татарстанның атказанган механизаторы исеме бирелде

Алар башкарган эш - иң авырлардан. Киләсе елда икмәк уңышы, терлекчелекнең үсеше дә аларның йокысыз төннәренә, тырыш хезмәтенә бәйле. Тынгы белмәс куллары гел мазутка баткан булыр, эш вакытында туктатып, "Уңыш нихәл соң, фәлән абый?" дип кызыксынсаң, бик теләп җавап бирер. Үзләре гаҗәеп тыйнак - гәҗиткә фотога төшерим дисәң, "безнең эш...

25 елга якын авыл хуҗалыгында эшләү дәверендә Радик Хөснетдиновка, машина йөртүче, комбайнчы, тракторчы булып, нинди генә кырларда эшләргә туры килмәгән. Кайбыч районында гына түгел, бөтен республика буенча! Балачактан әтисе янында, тимер-томыр тирәсендә кайнашып үскән малайның әллә ни сайланып торырга җае да булмаган. Әтисе Фаил абый заманында СКА комбайннарында Казахстан басуларын ураган кеше, әнисе Фәридә апа да терлекчелеккә озак еллар багышлаган.

- Ул чакта яшьләр авылда рәхәтләнеп калды, машина йөртүче, механизаторларга кытлык зур иде. Шуңа күрә, 8 сыйныфны тәмамлагач, Апастагы һөнәр училищесында машина йөртү таныклыгы алдым да, армиягә киткәнче берничә ел басуда тәҗрибә туплап өлгердем. Аннары армия... - дип сөйләп китте агрофирманың алдынгы механизаторы. Ике ел Германиядә ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан Радикны (егет солтаны дисәк тә дөрес булыр - чыныккан, ныгыган, чем кара чәчле, җитмәсә, чит илкүргән бит!) әти-әнисеннән бигрәк, дүрт сеңлесе түземсезләнеп көткәндер. Безнең илдә сатуда сирәк очраган шоколад, сагыз, затлы кәнфитләр алып кайта бит абыйлары! Сеңелкәшләргә генә түгел, аларның иптәш кызларына да өлеш чыга.

Арада сеңлесе Рушаниянең җан дусты - Раилә дә бар. Әнә шул хатирәне бүген дә кадерләп сөйли Радик абыйның хәләле, җан сөйгәне Раилә ханым. Кем белә, бәлки, буй җитеп килә торган кызның йөрәгенә тәүге мәхәббәт очкыны шул чакта ук килеп капкандыр? Бу хакта соравыма Хөснетдиновлар, ягымлы елмаеп, бер-берсенә серле караш ташлау белән чикләнде...

Германиядән кайткан егет алты ел КамАЗ машинасында Россия буенча машиналар өчен запас частьләр ташый. Күрәсең, ил гизеп, дөнья белән танышып йөрү дәверендә дә Борындык кызларыннан чибәрләре күзенә чалынмаган аның. Биш ел очрашып йөргәннән соң, 1997 елда кавышалар. Хөснетдиновларның төп йортына Раилә килен булып төшә. Тормыш дигәнең, "тукта, хәл алыйм" дип, туктап тормый бит, җай гына тәгәри. Уналты ел гомер узып та киткән. Әнә, инде балалары Рушан белән Адилә дә үсеп буйга җиткән, уллары 9 сыйныфта, кызлары өченчедә укый. Уналты елдан "яшь" гаилә аерылып чыккан...

- Бу йортта әнием Разыя соңгы елларда үзе генә яшәде, ике ай элек, Кадер кичәсендә дөнья куйды... 76 яшь иде үзенә, беребезгә дә авырлык китермәде, аяк өстендә йөргән җиреннән ике генә көн ятып авырды. Йорт-җир буш калгач, яме китәр, әнкәй рухын рәнҗетмик, дип, шушында күчәргә карар иттек. Гөлләрен генә карагыз сез, әниебез бик ярата иде үзләрен, белмим, аның кебек үстерә алырмынмы? Шөкер, Радикның әти-әниләре дә риза булып, хәер-фатиха биреп озаттылар, - ди Раилә апа.

Ул үзе мәктәптә хуҗалык эшләре өчен җаваплы. Мәктәпне тәмамлагач, кооператив техникумда укыган, авылга кайткач, кибеттә эшләгән. Бу вазифасында инде сигез ел эшли.

- Әтиеңнең зур тракторын күргәнең бармы соң? - дип, сорау биргән булам Адиләгә.

- Әлбәттә! - ди шаян кызчык, - зууур ул, сигез тәгәрмәчле, биек! Утырып та караганым бар әле!

Кызлары, әниләре сыман, җырларга оста икән. Раилә апаның иң яраткан тыңлаучылары - ире белән балалары гына булса, Адилә инде хәзер үк иптәш кызлары белән "Йолдызлык" фестивалендә катнашып йөри. Ә Рушан, мөгаен, әтисе сыман техника белән мавыга - мәктәптән кайтып керү белән Радик абый янына чыгып югалды.

Күрешкәч үк биреләсе, сөйләшү барышында гел тел очында торган соравымны бирми кала алмадым:

- Радик абый, салкында, юештә, эсседә - ел әйләнәсе тимер ат белән кайнашу сәламәтлеккә дә эз сала торгандыр. "Яшьлектә берәр һөнәр үзләштереп, башка юлны сайлаган булсам..." дигән уйларыгыз булмадымы?

- Мин сезгә шуны әйтә алам: туган җир туфрагында икмәк үстергән кешенең болай уйларга хакы юктыр, вакыты да юк! Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең берсенең дә хезмә­те җиңел түгел. "Один в поле не воин" диләр, әйеме? Бездә дә шул хәл: акыллы җитәкче, тәҗрибәле инженерлар, тәртип яратучы механизаторларның уртак тырышлыгы белән үстерелә ул икмәк. Аның хәзер техникасы да кешедән акыллырак бит, әллә ничә функция башкара ала. Безнең эш - шул техниканы төзек хәлдә тоту. Эш нәтиҗәсенә карап, хезмәт хакын да алабыз, җирнең игелеген дә күрәбез...

Нәтиҗәсе шул: Радик Хөснетдинов кичә авыл хуҗалыгы хез­мәт­чәннәре көне уңаеннан "Корстон"да республика Президенты Рөс­тәм Миңнеханов белән очрашуда Татарстанның атказанган механизаторы исеменә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борындыкта яшђњче Радик Хөснетдиновка Татарстанныћ атказанган механизаторы исеме бирелде