Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Борындыкта җыелыш

Борындык авыл җирлегендә узган отчет җыелышында авыл халкының үз җирлекләре язмышына битараф булмаулары ачык чагылды. Сорау бирүчеләрнең берсе дә үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, шәхси тормышларында ярдәм итүләрен үтенми, аларны хас мәсьәләләр борчый.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да авыл җирлекләрендә күбесенчә су белән тәэмин итүне яхшырту, авыл эчендәге юлларны тәртипкә китерү, урамдагы баганаларга лампочкалар кую мәсьәләләрен күтәрүләрен әйтеп узды. Борындыкта да шулай булды. Муниципалитет җитәкчесе урамнарны яктырту буенча фикерен түбәндәгечә җиткерде:

-Без 21 нче гасырда яшибез, мондый мәсьәлә күтәрелү бер караганда урынсызрак та кебек тоела. Әмма ул проблема бездә һаман да бар әле һәм ул хәл итмәслек түгел. Бүгенге көндә баганаларда 50 лампочка яна икән, аларның санын йөзгә җиткерергә була. Аның өчен 250 вольтлы лампочкаларны 125 легә алыштырырга кирәк, яктырту аермасы зур түгел. Туган тумача, түрәләр, дус-ишләр капкасы төбенә түгел, ә план буенча ничек карала, шулай куярга кирәк. Савымчылар, терлекчеләр эшкә караңгыдан кузгала, алар яшәгән урамнар якты булсын.

Авылга хас башка проблемалар хакында эшлекле тәкъдимнәр әйтелде. Авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиевның отчеты эчтәлекле иде. Чыгыш ясаучыларның барысы да диярлек презентация әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борындык авыл җирлеге