Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәрлебашы, Олы Подберезье авылларында плотина ачылды

Җәйге челләдә су коенырга яратучылар озакламый маршрутны Бәрлебашы авылына таба үзгәртерләр, мөгаен. Әле шушы көннәрдә генә монда, халык телендә Төбәк чокыры дип аталган урында, плотина файдалануга тапшырылды.

Табигатьнең гүзәл почмагына урнашкан бу урында төзелгән плотинаны файдалануга тапшыру тантанасына тирә-юньдәге авылларда яшәүчеләр дә килгән иде. Тантана дим, чөнки бездә халык өчен әһәмияте зур булган һәр объектны әнә шулай авыл кешеләрен җыеп, зурлап, район мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында үткәрү матур гадәткә әйләнде. Татар милли киемнәрендәге кызлар тантана кунакларын күпереп пешкән Кайбыч икмәге белән каршы алды.

- Бу плотина халык өчен кирәкле объектларның берсе, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. - Ул халыкка ял итү урыны буларак та кирәк. Тирә-юнен тиешле тәртипкә китереп, ком кайтартып, пляж да ачарга ниятлибез, күлгә балык та җибәрәбез. Кармак белән балык тотучыларның яраткан җиренә әйләнер әле бу урын. Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы линиясе буенча быел бездә ике авылда - Бәрлебашы һәм Олы Подберезьедагы гидротехник корылмаларга капиталь ремонт ясалды. Олы Подберезье авылында да аны бүген файдалануга тапшырабыз. Мондый гидротехник корылмалар янгыннарга каршы көрәштә дә зур әһәмияткә ия. Аны төзүдә катнашучыларның барысына да тирән рәхмәтемне белдерәм.

Буада Зөфәр Садыйков җитәкчелегендә эшләүче җәмгыять эшчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырылганнан соң, сүз "Татмелиорация"нең генераль директоры Әнвәр Залаковка бирелде.

- Мелиорациягә игътибар арта һәм гидротехник корылмалар төзелеше бөтен республика күләмендә бара икән, без моның өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле булырга тиешбез, - диде ул. - 2010 елдагы корылык барыбызның да үзәгенә үтте, иген кырларына да зур зыян салды. Хәзер дә табигать безне корылыгы белән сыный. Әнә шуңа да Президент тәкъдиме белән буа-плотиналарны ремонтлауга, мелиорацияне торгызуга керештек. Без дәүләт ярдәме белән эшлибез, сугару системаларының элеккеге кебек эшләп китәсенә ышаныч зур. Плотиналар төзү аграр мәсьәлә генә түгел, аның социаль яктан да әһәмияте зур. Сусыз авылларда казлар да йөзә белми хәтта.

Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хезмәткәре Артур Хәсәнов та катнашты тантанда. Ул бу объектларның туган ягыбыз табигатен саклаудагы роленең әйтеп бетергесез зур булуын билгеләп узды.

Бәрлебашыннан соң Олы Подберезьега юл тоттылар. Мондагы плотина иген кырларына су сиптерү максатын күздә тота. Аның да смета бәясе миллионар белән исәпләнә. Су сиптерү техникасы да кыйммәт йөри. Ульянкованың КамАЗ чокыры дип аталучы урынында 2000 елларда плотина булган. Әмма хәзер анда тирән чокырлар хасил булган. Монда да плотинаны яңадан торгызырга җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәрлебашы, Олы Подберезье авылларында плотина ачылды