Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Бу матур йортны хөкүмәт ярдәме белән төзедек”,- ди Олы Кайбычта яшәүче Мингазиевлар

Олы Кайбыч авылының Тукай урамында яшәүче Рузалия һәм Рәис Мингазиевларның йорты тирә-юньгә ямь биреп тора.

Әллә каян балкып утыручы бу өй урамдагы башка йортларга охшамаган, проекты башкачарак. Ә инде эченә кергәч, андагы уңайлыкка, матурлыкка таң каласың.Зал уртасындагы бала караватында әле 20 көн элек кенә туган бәби йоклап ята. Хәзер бу йортта дөнья күчәре шушы карават янында гына әйләнә кебек: бөтенесе дә нәни Рамзан янында бөтерелә. Өстәлдәге вазада – кып-кызыл розалар. Хатынын бала тудыру йортыннан алып чыкканда Рәис бүләк иткән чәчәкләр  бу. Өченче улларын бөтен уңайлыклар да тудырылган яңа йортка алып кайталар алар. Монда балалар үстерү өчен бөтен шартлар да бар.
«Өй салуның ние бар, мүклисе дә, чутлыйсы», ди¬гән әйтем бүгенге заманга бер дә туры килми шул. Хәер, хәзер дә өй салу проблема түгел, акчаң гына бер букча булсын. Төзелеш материал¬лары кыйммәт, төзүчеләр дә эш өчен бәяне югары куя.  Ә Мингазиевларның үз йортлары турындагы чынга ашмастай хыялларын тормышка ашырырга дәүләт программасы ярдәм итә.
Яшьләр 2016 елда кавыша. Федоровское авылында туып-үскән Рәискә ул вакытта 31 яшь тулган була, ә Кошман кызы Рузалиягә әле унтугыз гына яшь. Әмма ике арада кабынган мәхәббәт утына яшь аермасы берничек тә киртә була алмый. Федоровскоеда әти-әниләре белән бергә ике ел яшәгәч, аларның үз куыш¬ларын булдырасы килә башлый.
Яшәү урыны итеп район үзәген сайлыйлар. Гаилә башлыгы Рәис әйтеп узганча, булачак йортның нигезен Олы Кайбычта салалар, бераздан стенасын күтәрәләр. Яшь гаиләгә әти-әниләре дә, туганнары да ярдәм итә.
– Йортыбыз матур булсын өчен, планировкасын һәм интерьер дизайнын интернеттан эзләдек, дусларыбыз, танышларыбыздан да киңәшләр сорадык, – дип сүзгә кушылды Рузалия. Ул үзе «Салават күпере» комплексында методист булып эшләгән җиреннән декрет ялына киткән.
Рәис Тәтеш шәһә¬рен¬дәге техникумда авыл хуҗалыгы тармагында оештыручы-технолог белгечлеген үзләштерә,Казанда югары белем ала. «Урожай» колхозында, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә эшләгән чагында да агроном һөнәренә туг¬ры кала. Хәзер ул «Алтын кырлар» агро¬фир¬масының баш агрономы.  «ТРда авыл җирлегендә яшәүче яшь гаиләләр һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү» дип исемләнгән программа барлыкка килгәч, ике дә уйламыйча, шушы программага керәләр. Аның буенча ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды аша йорт төзү өчен бирелүче субсидия авыл хуҗалыгы тармагында яки социаль өлкәдә эшләүче 35 яшькә кадәрге белгечләргә каралган.
Мингазиевлар да, субсидия акчасын алганнан соң, төзелешне тизләтә һәм 2010 елны ике яшьлек кызлары һәм бер яшьлек уллары белә яңа йортта каршылыйлар. Хәзер инде Алисәгә 12 яшь, Динарга ун яшь тулган, икесе дә мәктәптә укый. Өйләренең икенче катында аерым бүлмәләре бар. Динар швед стенасында шөгыльләнергә ярата. Апасы белән бергә шиншилла, песи, этләрен яратып карыйлар. Шулай да күп вакыт нәни энеләре Рамзан янында кайнашалар.
Мингазиевлар яшәгән урамда әле 12 ел элек кенә бушлык булган.
– Авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләргә шундый өйләр салуда ярдәм итү¬челәргә без чиксез рәхмәтлебез. Өй салучыларга хөкүмәт ярдәме бик кирәк.Йортыбызны төзи башлаганда, бу урамда ятим балалар өчен салынган дүрт өй бар иде инде. Урамга газ, су, электр үткәрелгән, юлы да асфальтланган иде. Шуңа да бернинди дә проблема булмады. Хәзер безнең урамда 16 йорт бар, –диде Рәис.
Район башкарма ко¬ми¬тетындагы инфраструктур үсеш бүлегенең баш белгече Юлия Крайнова әйтеп узганча, авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләр һәм белгечләргә юнәлдерелгән программа 2006 елда ук эшли башлаган.
– Безнең районда әлеге программа буенча 226 йорт сафка басты, – диде ул. – Шул исәптән, «Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» программасы нигезендә былтыр 15 гаилә социаль түләү алды.  Авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләр һәм яшь белгечләргә торак төзелешен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы финанслый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев