Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буада кайбычлылар катнашында узган праймеризда иң күп тавышны Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җыйды

2014 елның 14 сентябрендә узачак сайлауларда Татарстан Дәүләт Советы депутатлыгына канидатлар итеп чыгару өчен кандидатуралар билгеләү буенча "Бердәм Россия" партиясе эчендә алдан тавыш бирү нәтиҗәләре билгеле булды. Алдан сайлаучыларның сайлау нәтиҗәләре буенча иң күп тавышны Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Буа районы башлыгы Азат Айзатуллов җыйды.

Безне мәдәният йорты фойесында "Бердәм Россия" партиясенең яшь гвардиячеләре каршы алды. Тәтеш, Буа, Кама Тамагы, Кайбыч, Апас, Чүпрәле районнарының алдан сайлаучыларын Татарстан Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина сайлау тәртибе белән таныштырды һәм:

-Татарстанда праймериз 18 мәйданда уза, Буадагысы- җиденчесе,- диде.- Депутатлыкка кандидатлар итеп чыгару өчен 157 кандидат билгеләнде, алар төрле мәйданнарда чыгыш ясый. Бүген сезне шуларның уналтысы депутат булып сайланган очракта нинди эшчәнлек алып барачагы турында таныштыра. Аларга чыгыш ясау өчен төп-төгәл биш минут вакыт бирелә. Праймеризда "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары гына түгел, ә партия белән үзара хезмәттәшлек итү буенча килешү төзегән җәмәгатьчелек берләшмәләре дә катнаша ала.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе үзе Буага килмәсә дә, аның өчен тавыш бирүчеләр күп булды. Праймеризда катнашучылар шул көнне чыгыш ясаучылар өчен генә түгел, ә бюллетеньгә кертелгән 157 кандидатның күңеленә хуш килгәнен сайлау хокукына ия иде. Праймеризда Татарстан Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан федераль университеты Илшат Гафуров, "Татарстан-Яңа гасыр" телевидениесе журналисты Дмитрий Второв та күп тавыш җыйды. Алар икесе дә праймеризда чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Буада кайбычлылар катнашында узган праймеризда иң күп тавышны Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин...

2
X