Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Булачак пенсияң турында яшьлегеңдә кайгырт

Кичә РФ Пенсия фондының Кайбычтагы идарәсе хезмәткәрләре Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең укучылар һәм укытучылар коллективы белән очрашты.

Идарә начальнигы Чулпан Камалиева укучыларга республикада игълан ителгән "Финанс яктан белемнәрне арттыру көне" турында сөйләп, булачак пенсия турында яшь чагыннан ук кайгыртырга кирәклегенә басым ясады һәм:

- Яшь чагында "пенсия", "пенсионер" дигән сүзләр синең тормышыңда бернинди дә роль уйнамый кебек тоела. Пенсия яше турында кайгыртырга иртәрәк кебек. Әмма гомер агышлары бик тиз, шуңа да картлыгың мул тормышта узсын өчен яшь, сәламәт чагында кайгыртучанлык күрсәтергә кирәк. Икътисади яктан алга киткән илләрдә шулай эшлиләр. Иминиятләштерелгән пенсия системасы, пенсиянең тупланыш өлешен арттыру булачак пенсиянең күләме үсүгә китерә, - диде.

Пенсия фонды хезмәткәрләре укучыларга пенсия белән тәэмин ителүгә кагылышлы роликлар да күрсәтте. Укытучылар белән дә эшлекле әңгәмә алып барылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Финанс яктан белемнәрне арттыру көне” Пенсия фондының Кайбычтагы идарәсе