Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бюджет үтәлеше – эшчәнлеккә бәя

Район Советының 25 нче утырышында депутатлар Кайбыч муниципаль районында агымдагы елның 9 аенда бюджет үтәлеше, эшчәнлекнең аерым төрләре өчен берләштерелгән керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу системасын гамәлгә кертүне карады.

Утырышта шулай ук Кайбыч муниципаль районы бюджетына өстәмә норматив исәпләүләр бюджет белән тәэмин ителешне 2013 ел һәм 2014-2015 еллардагы план чорына физик затлар кеременә салымнан дотацияне алыштыруны килештерү турында мәгълүмат тыңланды.

Финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова, тугыз айдагы бюджет үтәлеше белән таныштырып, районның консолидацияләнгән бюджетына, республика бюджетыннан күрсәтелгән финанс ярдәмне исәпкә алмыйча, 59,5 миллион сум күлә­мендә үз керемнәребез мобилизацияләнгән. Бу узган елгы күрсәткечтән 24 процентка артыграк. Авыл җирлекләре бюджетының үз керемнәре 12,3 миллион сум күләмендә булды. Отчет чорында иң югары салым кереме физик затлардан җыелган салым булды. Узган еллардагы бурычларны тү­ләү һәм өстәмә норматив исәпләүләрнең артуы нә­тиҗәсендә ул 47 миллион 143 мең сум (еллык планның 95 проценты) тәшкил итте, бу 2011 ел күрсәткеченнән 7,3 миллион сумга күбрәк. Берләштерел­гән керемгә бердәм салым 2,2 миллион сумга артты, салым булмаган керемнәр (җир, милек арендасы, җир участоклары сату һ.б) 4,5 миллион сумга үтәлде, еллык план 3,047 миллион сум иде. Физик затлар милкенә салым 999 мең сум, җир салымы 3 миллион 600 мең сум җыелды, бу еллык күләмнең 90 проценты. Чыгымнарга килгәндә, тугыз айда Кайбыч муниципаль районы консолидацияләнгән бюджеты чыгымнары 189 миллион 870 мең сум, муниципаль район бюджеты чыгымнары 176 миллион 586 мең сум булды. Бюджетка бюджетара трансфертны үзвакытында күчерү муниципаль учреждение­ләрдә хезмәт хакын вакытында күчерү, коммуналь хезмәтләр, мәктәпләр һәм балалар бакчаларында туклану өчен түләү, планлаштырылган чыгымнарны финанслауга мөмкинлек бирде. Районның баш финансисты сүзлә­ренә караганда, консолидацияләнгән бюджетның сыйфатлы үтәлеше өчен ел ахырына кадәр муниципаль учреждениеләргә һәм авыл җирлекләренә акча керемен арттыру, аны катгый экономия режимында тоту кирәк. Депутатлар Кайбыч муниципаль районының агымдагы елның тугыз аенда бюджет үтәлеше турындагы отчетны раслады һәм районда җирле үзидарә органнарына хез­мәт­кәрләрнең санын оптимальләштерү мәсьә­ләсен карады, районның контроль-хисап палатасы турындагы нигезләмәгә, район Советының "ТР Кайбыч муниципаль районы җирле үзидарә ор­ганнарында муниципаль хезмәткәрләрнең, үз вә­каләтләрен даими рә­вештә алып баручы депутатлар, җирле үзидарәнең сайланучы урындагы затларның хезмәт хакына чыгымнарны формалаштыру нормативлары турында"гы 52 нче карарына, "ТР Кайбыч муниципаль районының 2012 елга һәм 2013-2014 еллардагы план чорына бюджетлар турында"гы 83 нче карарына үзгә­решләр һәм өстәмәләр кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район Советының 25 нче утырышы