Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чаңгычылар салкыннан курыкмый

Узган якшәмбедә районның барлык авыл җирлекләрендә дә "Россиянең чаңгы юллары" Бөтенроссия ярышы үткәрелде. Әлеге массакүләм спорт бәйрәмендә 1950 кеше, шул исәптән 22 җитәкче катнашты.

Олы Кайбычтагы Бөек Җиңүнең 60 еллыгы исемендәге ял паркында "Россиянең чаңгы юллары" Бөтенроссия ярышы оешкан төстә үтте. Көн­нең чагыштырмача салкын булуына да карамастан, спортның чаңгы тө­рен яратучылар иртә­дән үк ял паркына җыелды. Ярышта Олы Кайбыч ур­та гомумбелем бирү мәк­тәбе, оешма-предприя­тие­ләр хезмәткәрләре, җитәкчеләр катнашты. Район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов чаңгычыларны Россия күләмендә узучы спорт бәйрәме бе­лән кайнар котлап, ярыш шартларын аңлатканнан соң, старт бирелде. Спортчылар, салкыннарны куа-куа, чаңгы юлыннан җил­дәй җитез җилдерде. Башлангыч классларда укучылардан Булат Михайлов, Илназ Абдуллин, Юлия Канашова финиш сызыгын беренче булып үтте. Уртанчылардан сигезенче класста укучы Анастасия Канашова җи­ңү яулады. Өлкән класслардагы егетләр арасында Азамат Михайловка тиңнәр булмады.

Оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре арасында барган ярышта 135 һөнәр училищесы укытучысы Фәрит Зиннуров җиңүгә иреште. Аннан аз гына ка­лышып, шул ук училищедан Дмитрий Калистратов финишка икенче булып килде. Өченче урынны район электр чел­тәре хезмәткәре Валерий Нестеров алды.

Хатын-кызлар арасыннан училищедан Римма Зафина финишка беренче булып килде. Икенче-өченче урыннарны Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе укытучылары Нәфисә Миңнуллина һәм Мәдинә Закирова бү­леште.

Җитәкчеләр арасында район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, Саклык банкының Кайбычтагы өстәмә офисы җитәкчесе Юрий Канашов, озак еллар җи­тәкче урыннарда эшләп лаеклы ялга чыккан 73 яшьлек Альберт Ярхәмов җиңүчеләр рәтендә булды. Ярышта призлы урыннар яулаучыларга дипломнар, истәлекле бү­ләкләр тапшырылды. Шулай ук иң яшь һәм иң өлкән катнашучылар да бүләксез калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч “Россиянең чаңгы юллары”

2
X