Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чайкала иген кырлары...

Игътибар иткәнегез бармы - көн уртасында кояш яктысында иген кырлары нәкъ алтын төсенә керә! Ә аның бәһасе тагын да кыйммәтрәк, чөнки табын түрендәге ипекәйнең язмышы шушы басулардан башлана...

Бу атнада игенче-механизаторлар җиң сызганып эшкә кереште - Кайбыч уңганнары уракка төште. "Алтын кырлар", "Гөбенә", "Заволжье", "Чекмарев" җәмгыятьләрендә арыш, борчак басуларын кыр кораблары иңли. "Гөбенә"леләр борчакның гектарыннан 20 центнер уңыш ала. Уракның беренче көнендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров белән сәфәребезне Зур Подберезье янындагы арыш басуыннан башладык. Биредә ике "Енисей" комбайны ашлык суктыра. Урак кампаниясендә дүртенче елын эшләүче Сергей Майоров ярдәмчесе - улы Вадим белән Валерий Харчев йөрткән КамАЗ машинасына иген бушаткан арада, көннәр эссе булуга борчылуын белдерде: "Техникабыз төзек, уңыш әйбәт, һава шартлары гына эшне бозып куймагае", - диде ул. "Енисей"ның икенчесендә Вадим Журавлев эшли, үткән елларда уракта комбайнчы ярдәмчесе буларак катнашса, быелгысында җаваплылык зур - тимер атны иярләгән. Җәмгыять җитәкчесе Федор Чекмарев үзе дә эш барышын контрольдә тота. Контроль суктыру гектардан уртача 21 центнер уңыш белән сөендергән.

"Алтын кырлар" җәмгыятендә дә уракка зур җаваплылык белән керештеләр. Җитәкчеләре Рамил Каюмов Надеждино филиалына караган арыш басуына безне үзе озата барды. Белгечләр барысы да басуда, шунда ук дымлылыгын да тикшерәләр. Контроль суктыру нәтиҗәләренә караганда, 65 гектар мәйдан биләгән "Огонек" сортлы бодай гектарыннан уртача 25 центнер уңыш бирә. "Мега-Клаас" комбайнында механизаторлар Вячеслав Туртыгин белән Дмитрий Мухин, "Нью-Холланд"та Валерий Савельев белән Иван Шебалов эшли. Урак кампаниясендә озак еллар катнашып килгән тәҗрибәле осталар беренче эш көненнән канәгать. Алга таба да уңышны графиктан калышмыйча, югалтуларсыз җыеп алуга ышанычлары зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Алтын кырлар” урак “Енисей”