Чебидән башланган бизнес
"Без шәхси хуҗалыклар һәм фермерларда гаять зур резерв күрәбез. Фермерларның эш белән тәэмин ителүе мөһим. Алар - үзләрен туендырырга һәм башкаларны да ашатырга сәләтле кешеләр. Бу категориягә кергән кешеләргә без ярдәм күрсәтәчәкбез. Әгәр бездә актив фермерлар һәм хуҗалыклар күп булса, безнең икътисад тотрыклы һәм уңышлы булачак". (ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның...
Федоровское фермеры Фәргать Әхмәтшинның да хыялы - киләчәктә бөтен район халкын арзан бәядән кош-корт белән тәэмин итү. Инкубаторында чебиләре чыккан, дигән хәбәргә башта бик үк ышанып та бетмәгән идем. Баксаң, анда инде сатуга ике мең ярым данә өч атналык бройлер чебиләре бар. Авыл уртасындагы иске балалар бакчасында кошчылык белән Фәргать Әхмәтшин шөгыльләнә башлаган. Ул үзе тумышы белән Лаеш районының Атабай авылыннан, Кайбыч якларына хатыны, дүрт баласы белән ун ел элек килеп төпләнгән. Башта элеккеге "Нива" хуҗалыгында, аннан соң "Алтын башак" җәмгыятендә баш зоотехник булып эшләгән. Кече эшмәкәрлеккә юл ачылгач, инде күптәннән күңелендә йөрткән хыялын тормышка ашыра башлый: 2010 елның 2 мартында крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы буларак теркәлә. Төрле инстанцияләрнең юлын таптый-таптый, "Татарстан Республикасында кече бизнесның лизинг компаниясе" аша инкубатор алуга ирешә. Якынча 300 мең сумга төшкән "Стимул-4000" универсаль фермер инкубаторы бәясенең 55 процентын биш ел дәвамында үзе түли. Узган елның маенда чыккан 2700 чебине өч атналык итеп үстереп, берсен 70 сумнан үзебезнең җирлектә һәм Кама Тамагы районында сата. "Чебиләреңнең ник берсе үлсен, быел да синнән генә алачакбыз", - дип инде хәзердән үк заявка биреп куйганнар. Әмма былтыр җиң сызганып эшли башлагач кына, бюрократик киртәләрне үтә алмыйча, эшен туктатырга мәҗбүр була.
Хәзер инкубаторда эшнең иң кызган чагы. Беренче партия чебиләре 26 мартта чыккан, көннәр җылына төшкәч, сата башлый. Аларга Себердән үк кайтартылган махсус катнашазык ашата, фән кушканча витаминнарын бирә, су алларыннан өзелми. Компьютерында температура режимын, дымлылыкны да күрсәтүче инкубаторда хәзер башкорт токымлы үрдәк йомыркалары куелган.
- Биредә 70 меңлек йомырка бар. Инкубаторны гел күзәтеп-карап тормасаң, минут эчендә болардан колак кагуың бар. Көне буе монда булам, төнлә дә өч-дүрт әйләнәм. Йомырка табу үзе бер бәла - аны табу кыенрак булды. Кайларга гына мөрәҗәгать итмәдем, Сызраньга да, Чувашиягә дә, Башкортстанга да. Ахыр чиктә бройлер чебинекен Чувашиядән, ә үрдәкнекен Атабай кошчылык фабрикасыннан алып кайттым, - ди Фәргать Әхмәтшин.
Максатын тормышка ашыру өчен җир һәм ташландык дуңгыз фермасын алырга йөри. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин янында да булган, ул да аны үсендереп җибәргән, ярдәм итәчәкләрен ышандырган. Өстәмә рәвештә тагын ике инкубатор сатып алырга тели.
- Ферма булса, ана каз, үрдәк, күркәләр үрчетергә ниятлим. Йомырканы үзләре салса, күпкә отышлырак булачак. Бүген бер чеби йомыркасы 13 сум, үрдәкнеке - 28 сум, ә казныкы - 75 сум. Авыл уртасында инкубатор була алмый бит инде, бу бинаны сатып алып, үзебезнең кошчылык продукциясен сату кибете, ыслау цехы ачмакчы булам. Әлегә гаиләм белән эшлибез, киләчәктә өстәмә эш урыннары кирәк булачак, - ди Фәргать ага.
Чебидән башланган бизнесның дәвамлы буласына ышанасы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев