Чигү чигә асыл җепләр белән
Шуширмә авылы кызы Гөлкәй Бикмуллинаның чигү остасы икәнлеген бәлки кайбер авылдашлары да белмидер әле.
Тыйнак, сабырлыгы йөзенә чыккан кыз алай мактанып, үзен күрсәтеп йөрүчеләрдән түгел шул. Очраклы рәвештә генә аның кул эшләрен күреп, матурлыгына таң калучылар Гөлкәйнең тырышлыгы турында бер-берсенә сөйләгән. "Татарстан- Яңа гасыр" телевидениесеннән төбәгебезнең уңган кешеләре турында тапшырулар әзерләргә килгән журналистлар да чигүче кыз турында сюжет төшереп китте. Әби-әниләребез традицияләрен дәвам итүче, инде онытылып баручы шөгыльне үз иткән Гөлкәй Мәсхүт кызы турындагы тапшыруны "ТНВ-Планета" спутник телевизион каналы аша бөтен Рәсәйгә генә түгел, ә БДБ илләре, чит илләргә дә күрсәттеләр. Ул чиккән мәк чәчәкләре, роза, ромашкалар, аллы-гөлле башка чәчәкләр, табигать күренешләре, атлар, мияубикә, күбәләкләр барысы да күз явын алырлык. Чигеп бетергәч, аларны пыялалы рамга урнаштырып, стенага элеп куя.
Гөлкәйдән ничек чигү белән "җенләнә" башлавы турында сораштырам.
- Мәктәптә укыганда башлангыч классларда гына чигә идем. Аннан соң кулыма чигү алганым да булмады диярлек. Яшел Үзәндәге медицина училищесын тәмамлап кайткач, биш ел район үзәк сырхауханәсендә шәфкать туташы булып эшләдем, 2001 елдан үзебезнең авылдагы фельдшер-акушерлык пунктында эшлим. Чигүгә ныклап торып 2008 елда гына тотындым әле. Эштән арып кайтам да, кулыма чигүемне алам. Бөтен ару-талуларым онытыла, җаным тынычланып кала, чигә-чигә ял итәм. Чигү үрнәкләре турындагы "Веселые петельки" кебек журналларны почта аша яздыртам. Ә чигү җепләренең ниндиләре генә юк хәзер, теләгәнен сайлап ал гына, аларны рәсемгә карап сайлыйм, - диде ул кул эшләре белән таныштыра-таныштыра.
- Бик күп чиккәнсең, барысы да матур, якыннарыңа да бүләк итәсеңме соң, сатканың юкмы?
- Берсен генә бүләк иткән идем. Йөрәктән өзелеп төшкән кебек бит алар, кемгәдер бирсәм, исраф итәрләр, кадерен белмәсләр сыман тоела. Сату турында уйлап та караганым юк. Чигү-картиналарым күп инде, стенага эләргә урын да калмый, шуңа хәзер кечкенә мендәр тышлары чигә башларга ниятләм торам.
Әңгәмәбезгә Гөлкәйнең әнисе - Башкортстанның Тәтешле якларыннан Шуширмәгә килен булып төшкән Рәмзия апа кушылды.
- Минем әтием Шаисламның ике кулына дүрт бармак иде, әмма тирә-якта аннан оста чигүче юк иде. Ул чиккән келәм әле дә стеналарында эленеп тора. Аңа хәзер 87 яшь. Күрәсең, кызыма да осталык шуннан күчкән. Гөлкәйнең тырышлыгына үзем дә сокланам, әмма мин аның кебек булдыра алмыйм, - диде ул.
Алмалар агачында баллана, диләр бит. Гөлкәй дә авылдагы үрнәк, тырыш гаиләләрнең берсендә тәрбияләнеп үскән. Әтисе колхозның оста механизаторы, инде лаеклы ялда. Әнисе фермада учетчик булып эшләп пенсиягә чыккан. Бер уллары Илшат Колаңгы төп мәктәбендә тарих фәненнән укыта, Зөлфәтләре гаиләсе белән Яшел Үзән шәһәрендә яши. Ә Гөлкәйләре Шуширмә авылы халкы сәламәтлеге сагында тора, игелекле һөнәр иясе.
Үз куллары белән гүзәллек тудыручы Гөлкәй Бикмуллинадан, чигәргә өйрәт әле дип әйтүчеләр юкмы соң, дип сорыйм. Юк икән шул, кызганыч. Югыйсә, бу шөгыльгә башка кызлар да тартылса, халкыбызның күңел бизәкләре мәңге онытылмас иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев