Чират медпунктларга да җитте
Авыллардагы ярымҗимерек хәлдәге тузган фельдшер-акушерлык пунктларын яңаларына алмаштыру буенча республикада биш елга исәпләнгән программа эшли башлады.
"2012-2016 елларда Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү" дип исемләнгән республика максатчан программасы кысаларында аларны модуль биналар алмаштырачак. Безнең районнан бу программага Зур Тәрбит, Морат, Бәрлебашы, Турминский, Ябалак, Колаңгы, Иске Тәрбит авыллары керә.
Кышның салкынча бер көнендә Колаңгы авыл җирлегендә узган отчет җыелышында өлкән яшьтәге апа сүз алып, фельдшерлык пунктының нык салкын булуы һәм шул сәбәпле оныгына уколны күршедәге кибеткә кереп ясатырга мәҗбүр булулары турында сөйләгән иде. Колаңгы ашлык кабул итү пунктының бер бүлмәсенә "йортка" кергән бу сәламәтлек саклау учреждениесендә канализация, су юк, кайнар су турында сөйләп тә торасы түгел, электр белән җылытыла. Җылылык җитәрлек булмагач, авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов эретеп ябыштыручы алып килеп, буш торучы бүлмәдәге җылылык системасын өздерә, бүлмәдә аз булса да өстәмә җылы барлыкка килә. Фидаил Тәлгатович әйтеп узганча, Колаңгының беркайчан да аерым фельдшер-акушерлык пункты булмаган. "Әле ярый ашлык кабул итү пункты җитәкчелеге аренда өчен акча алмый", - ди ул. Барлыгы 521 кешегә хезмәт күрсәтүче Зур Тәрбиттә дә, Иске Тәрбиттә дә, Моратта да, Бәрлебашында да, Турминскийда да, Ябалакта да шул ук хәл. Аларның күбесен әле дә мич ягып җылыталар. Район үзәк сырхауханәсе баш врачы Газимагомед Магомедов кул куйган исемлектән күренгәнчә, югарыда күрсәтелгән фельдшер-акушерлык пунктлары 98-100 процентка тузган инде. Баш врач бу программаны бик шатланып кабул итүләрен дә әйтеп узды.
Бездәге кебек эш шартлары булмаган авыл пунктлары республикада биш йөзгә якын җыела икән. Шуңа да Татарстанда беренчел медицина звеносын дөнья стандартларына туры китерерлек итеп яңарту өчен биш елга исәпләнгән программа тормышка ашырыла башлады. Быел бу программага Иске Тәрбит авылы кергән. Ә Мәлкидә шулай ук бу җәйдә клуб белән бергә пункт төзеләчәк. Модуль медицина офисларын җитештерүгә бер айлап, ә урнаштыруга ике атналап вакыт җитә икән. Димәк, эшне тиз тотачаклар.
Колаңгыга Борындыктан килеп йөрүче фельдшер Миләүшә Гыймадиева (рәсемдә беренче биттә) монда әле былтыр майдан гына эшли башлаган. Бәли авылын да кертеп, барлыгы 462 кешегә медицина хезмәте күрсәтә ул. Без барган көнне эш сәгате Бәлидән башланган иде. Балачактан инвалид олы яшьтәге бер апа авырып киткән, укол ясатырга үзе килеп йөри алмый. Фельдшер-акушерлык пунктлары авыл халкына һава кебек кирәк шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев