Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чит оя балалары

"Оныкчыгым Альбина! Миңа синең открыткаң бик нык ошады, җылы эчтәлекле хат та язгансың. Миңа язган хатыңда син кызлар өчен косметик әйберләр җыелмасы сорагансың. Үтенечеңне рәхәтләнеп башкарам. Акыллы кыз булып үс, өлкәннәрне хөрмәт ит, кечкенәләргә булыш. Сәлам белән Кыш бабаң".

Багай авылында Хәмдия һәм Равил Бикчәнтәевларның җылы куышында яшәүче чит гаиләдән тәрбиягә алынган бертуганнар - Альбина, Рәмис, Алсуга, Биектау кызы Надяга да Яңа ел алдыннан әнә шундый эчтәлектәге хат белән бергә бер кочак бүләк килеп төште. Кыш бабай бүләкләрне Казаннан Кайбычка кайтучы маршрут автобусында озаткан, Равил абыйлары аны "КамАЗ"ында Олы Кайбычтан барып алып кайтты. Балалар сораган бүләкләрдән тыш, дүртесенә дә җылы халатлар да җибәргән. Мондый көтелмәгән сюрприздан шатланган балалар шулай да көннәрдән беркөнне шикләнә башлаган, хаттагы язу Казандагы Гүзәл апаларыныкына охшаган бит. Шикләрен Хәмдия апаларына да әйтәләр, әмма ул да "аптырашта". Ул бәйрәм алдыннан балаларны сөендерүче үзенең беренче кызы Гүзәл икәнлеген белсә дә, әйтми, әти-әниле булып та, җиде ятта үсүче ул-кызларына әз булса да әнә шундый шатлык бүләк итәргә ярата. Узган елның маенда Казандагы балалар йортыннан тәрбиягә алынган Надяны, үзебезнең районда туып-үскән Альбина, Рәмис, Алсуны Казандагы улы Рәүф, кызлары Гүзәл, Айгөл бик ярата шул, телефоннан шалтыраткан саен хәлләрен белешәләр, бүләксез кайтмыйлар. Ә бишенче класста укучы Кадрияләре гел алар белән бергә, уртак телне тиз тапканнар. Алсу төстәге ефәк тәрәзә пәрдәләре, карават җәймәләре, обойлар да шундый төстә булган бүлмәдә Алсу белән икесе бер караватта йоклыйлар. Альбина белән Надяның икесенә бер бүлмә, ә Рәмис залда йоклый. Бикчәнтәевларның зәвык белән бизәлгән йорты бик зур - 180 квадрат метр. Кыр хәтле зурлыктагы әнә шул йортта өчәү генә яшәп калгач, ятимнәрне дә шунда сыендыру теләге туа аларда. Тормышлары җитеш, заманча җиһазландырылган, абзар тутырып терлек асрыйлар, бакчалары, үзләре әйтмешли, бер гектар. Дөрес, чит ояда үскән балалар белән "бер сулышта" яшәп китү өчен баштарак характерлар белән җайлашырга, үзара аңлашырга да туры килә. Надядан соң, август ахырларында бертуганнар килгәч тә, балалар арасында бераз аңлашылмаучанлыклар килеп туа. Әмма, болар хәзер артта калган инде. Дүртесенең дә үткәннәре гыйбрәтле, алар турында сөйләүнең кирәге юк. Иң мөһиме - бүгенгеләре бәхетле. Надя җиденче класста, Альбина алтынчы класста Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә белем ала, Рәмис Багай башлангыч мәктәбенең дүртенче, Алсу икенче классында укый. Кадрия бишенче класста, Олы Кайбычка йөреп укый.

- Без бу балалар бәхетле булып үссен өчен барысын да эшләргә тырышабыз. Дүртесен дә баштанаяк киендердек. Ризыкны мул пешерәм, зур бозау суйдык, каз-үрдәкләр, бройлер чебиләр үстердек, иттән өзелгәнебез юк. Тамаклары тук, күңелләре көр булсын өчен тырышам. Үзләре генә безнең биткә кызыллык китермәсеннәр иде инде, - ди Хәмдия ханым.

Өч бертуган баланы сабый чакларыннан ук белсәм дә, бу юлы аларны танымыйчарак тордым. Әле узган елның августында гына күрешкән идек, ә Альбина, Алсу, Рәмис ничек үсеп, тазарып киткән әнә. Тәмле ашлар пешереп, аналарча кайгыртучы Хәмдия апалары, гел елмаеп торучы, аталарча киңәшләрен биреп торучы Равил абыйлары бар бит аларның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар

2
X