Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүти почта элемтәсе бүлегенә эшкә яшьләр килә

Яшьләрнең хат ташучы булып эшлисе килми, дигән фикер дөреслеккә туры килеп бетми, ахры. Әйтик, Гүзәл Хәмәтшина Чүти почта элемтәсе бүлегенә, педагогия көллиятен тәмамлагач, ике ай элек эшкә кайткан. Миләүшә Җәләлова исә һөнәре буенча тегүче, Казандагы 36 нче училищеда укыган, ул да бер ел инде почта өләшә.

Чүти авылына без абунә­че көненә, газета-журналларга язылу кампаниясе вакытында почта хезмәткәрләренә ярдәм итәргә дип килдек. Һәр абунә чорында диярлек монда киләбез, хезмәт шартларының тиешенчә булмавына күңелебез төшеп кайта иде. Авылдагы мәдәният йортына капиталь ремонт ясалгач, икенче каттагы иркен, якты бүлмәгә күчкәннәр. Абунәче көне оештырылуы турында авыл җирлеге башлыгына, почта бүлекчәсенә алдан хәбәр итсәк тә, авыл халкы килергә ашыкмаган...

- Әгәр почта элемтәсе бүлеге Олы Тәрбиттә урнашкан булса, анда алма төшәрлек тә урын булмас иде, - диде Олы Тәрбит хат ташучысы Татьяна Малова. - Бездә халык активрак, журналистлар белән очрашу мөмкинлеген һич тә кулдан ычкындырмыйлар. Сез үзегез дә бу хакта беләсез.

Беләбез, әлбәттә. Яңа абунәчеләр эзләп, бу авыл урамнарын бер генә әйләнергә туры килмәде безгә. Беркайчан да кире борып җибәргәннәре булмады. Бу юлы да Олы Тәрбиткә юл алдык, ә Татьяна тиздән кайтып җитәчәгенә ышандырды. Ул тиз йөри, велосипедының тизлеге безнең редакция машинасыныкыннан ким түгел. Кисаповлар йорты янында безне куып та тотты. Аның белән бергәләп авылда яшәүчеләрнең өйлә­рен­дә булдык.

Биредә кызыксынучан халык яши икән, төрле газет-журналлар алдыралар. Мисал өчен, Алексей Корников "1000 киңәш", "Башваткычлар", "Зур акчалар"ны алдыра. 2014 елның беренче яртыеллыгында да безнең газетаны укыячак. Маргарита Кошкина газетадан ул чыга башлаганнан бирле, ягъни 1993 елдан бирле аерылмый.

- Башка газеталар алдырмасам да, үзебезнең район газетасын ахрына кадәр укып чыгам, - ди Маргарита Георгиевна.

Абүнәче көнендә газетага язылучыларга редакция бүләкләре дә тапшырылды. Олы Тәрбиттә дә бүләк алучылар күп булды. Шулай да, хат ташучыларга эшне җанландырып җибәрәсе бар әле. "Кайбыч таңнары" газетасын тагын 153 данә яздырту бурычы тора алар алдында. Яшьләр моңа ирешә алырлар, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чүти почта элемтәсе бүлегенә эшкә яшьләр килә