Чыршылар Кайбычка “сукмак салды”
Яңа ел бәйрәме якынлашу белән зифа буйлы яшел чибәркәйләр өйләргә, административ биналарга "сукмак сала":
Олы Кайбыч авылының Кояшлы бульвар урамыннан салмак кына "шуышучы" чыршыны ерактан күргәч, "әллә моңа аяклар үскәнме?" дип, аптырашта калдык. Баксаң, аны дистәгә якын кеше күтәреп бара икән! Ул җәмәгать үзәге алдындагы мәйданны бизәячәк. Яңа елның алыштыргысыз Кыш бабае белән Кар кызы анда кичә төнлә үк килгәннәр инде. Салкыннарга карамастан, мондый гүзәллек, бәйрәм рухы күңелләрне күтәрә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев