Демографик хәл үзгәрерме?
Без, район газетасы журналистлары, Кайбычта демографиянең түбән булуы хакында даими язабыз. Үз төбәгебез өчен җаныбыз әрни.
Иң беренче чиратта, Кайбычта онкологик авырулардан вафат булу күрсәткеченең югары булуы борчу тудыра. Бу исә турыдан-туры халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты һәм югары технологияләрне куллануга бәйле. Дөрес, соңгы елларда сәламәтлек саклау учреждениеләренә игътибар арта, заманча яңа медицина җиһазлары белән дә тәэмин ителеш күзгә күренеп үзгәрә. Район үзәк сырхауханәсенең баш табибы Газимагомед Магомедов сүзләренә караганда, яңа кабул итү-диагностика бүлегенә 2,5 миллион сумга югары класслы портатив ультратавыш сканеры, ясалма вентиляция аппараты (сулыш алган вакытта кислород күләмен күрсәтүче мониторинглы), лапароскипик диагностика комплексы, баш миен һәм кан тамырларын тикшерү өчен компьютерлы күчмә эхоинцефалограф, канга экспресс-анализатор, күчмә рентген аппараты һәм җитди авыруларны йөртү өчен каталка (нигезе - рентген үтә күренмәле) кайтартылды. Боларның барысы да федераль бюджеттан финанслана. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы аша хирургия бүлегенә операция өстәле, йөрәк-кан тамырлары авыруларын ачыклау өчен электрокардиограф бирелгән, поликлиника, стационар бүлеккә ике миллион сумлык җиһаз алыначак. Болардан тыш, хирургия, терапия, стоматология бүлекләрен ремонтлау өчен 20 миллион сум акча тотылачак. Авыл медицинасы да читтә калмый. Мәлкидәге фельдшер-акушерлык пункты заманча итеп төзелүче авыл клубында урнашачак, Мөрәле клубы ремонтыннан соң анда медпункт та күчерелә, Иске Тәрбиттә модульле фельдшер-акушерлык пункты төзү мәйданы әзер, сигез ФАПта агымдагы ремонт бара. Авыл җирлегенә эшкә кайтырга теләк белдергән яшь белгечләр өчен ике торак йортка нигез салынуы да сөенечле хәл. Әлеге чаралар демографик проблемаларны хәл итәргә, үлем-җитем күрсәткечен киметү, онкология авыруларын профилактикалауга этәргеч бирер, дип саный баш табиб. Әмма шул ук вакытта ул проблеманың ике яклы булуын да яшерми. Бу авыруы соң чиккә җиткәч кенә табибларга мөрәҗәгать итәргә күнеккән авыл халкының психологиясенә дә бәйле.
Ташлама нигезендә бушлай дару алу хокукыннан файдаланмыйча, аны акчага алыштыручылар да бар. Авыл кешесе, социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартып, шуңа бирелүче акчаны кирәк-ярагына сарыф итмәсен, сәламәтлеген ныгытсын өчен яшәү дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. ЗАГС бүлеге начальнигы Рафия Гайнуллина фикеренчә, демографиянең узган еллардагыдан түбәнрәк булуының тагын бер сәбәбе бар. Яшел Үзәндә яки Казандагы дәвалау учреждениеләрендә дөньяга килгән балалар автоматик рәвештә шул шәһәрләрнең демографик күрсәткечен яхшырта. Узган ел, мәсәлән, Кайбыч бала тудыру йортында 106 сабый туган, ә чынбарлыкта ул 170 тән артып китә. Агымдагы елның беренче яртыеллыгына килсәк, 49 бала туган, 144 кеше үлгән, 19 яңа гаилә барлыкка килгән, 9 пар аерылышкан. Былтыргы статистика тагын да начаррак: 20 гаилә төзелгән, шул ук вакытта 17 гаилә таркалган. Шулай булгач, балалар каян тусын соң?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев