Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дәүләт Советына депутат сайладык

14 октябрьдә Россиядә бердәм сайлаулар көне узды. Бу көнне илебезнең 76 төбәгендә, шул исәптән Кайбыч районында, сайлаулар узды.

Бу көнне без Татарстан Дәүләт Советына депутат сайладык. Сайлауларның 45 нче Апас бермандатлы сайлау округына керүче Апас, Тәтеш, Кама Тамагы, Кайбыч районнарында узуының сәбәбен инде барыбыз да белә: 2009 елда шушы округтан депутат булып сайланган Туфан Миңнуллинны быелгы май арабыздан мәңгелеккә алып китте. Дәүләт Советына депутат итеп сайланган Туфан абыйның вәкаләтләре әле туктатылмаган иде. Депутат мандатына ия булу өчен дүрт кандидат теркәлде. Төрле дәрәҗәдәге сайлауларда катнашырга туры килде, әмма кандидатларның бу кадәр активлыкларын очраткан юк иде әле. Сайлау алды кампаниясе чыннан да бик кызу барды. Депутатлыкка кандидатларның "Кайбыч таңнары"газетасында алдан билгеләнгән мәйданда басылган агитация материалларына да игътибар иткәнсездер: барысының да сайлау платформасы халык мәнфәгатьләрен кайгыртуга юнәлдерелгән кебек. Без эштә чакта почта тартмаларына салып калдырган газета-буклетлардагы язмалар да халыкка рәхәт тормыш вәгъдә итә. Әмма депутат матур сөйли белергә генә түгел, ә эш күрсәтә белергә тиеш. Дәүләт Советында мөнбәрдән Кайбычка кагылышлы мәсьәләләрне күтәреп чыга алырдай, мөһим проблемаларыбызны хәл иткәндә Президентка да җиткерердәй, район башлыгының зур ярдәмчесе булырдай депутат кирәк иде безгә. Бу сайлауларда Кайбыч халкы шундый депутатны Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров йөзендә күрде. Шуңа да барлык сайлаучыларның 96,14 проценты үз тавышларын аңа биргән иде. Илшат Рәфкатовичның шулай югары тавыш җыюында, беренчедән, эшлекле сыйфатлары, икенчедән "Бердәм Россия" партиясеннән тәкъдим ителүе дә зур роль уйнады. Коммунистлар партиясеннән кандидат Илгизәр Вәлиев- 1,39 процент, ирекле кандидат Раушан Вәлиуллин- 1,71, "Яблоко" партиясе кандидаты Руслан Зиннәтуллин 0,43 процент кына тавыш җыйды. Күрәсез, күрсәткечләр арасындагы аерма җир белән күк арасы. Сайлаулар гадел үтте, хокук тәртибен, закон бозу очраклары теркәлмәве шуны күрсәтә. Төрле партияләрдән күзәтүчеләр дә шактый күп иде. Ә парламентның мөмкинлекләре зур аның. Яңа сайланган депутатның Дәүләт Советында Кайбыч төбәге мәнфәгатьләрен яклаучы халык илчесенә әйләнүен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 14 октябрь Россиядә бердәм сайлаулар көне