Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Дөньяга яңадан туу мөмкин булса, барыбер укытучы һөнәрен сайлар идем”

Быел әнием Белем көнен кырыгынчы тапкыр каршылады. Менә инде дүрт дистә ел 1 сентябрь иртәсендә Укытучы әнием Кошман мәктәбенә ашыга...

Лаеклы ялга чыкканына ике ел үтсә дә, белем йортындагы иң зур бәйрәмдә кадерле кунак ул. Инде укучылары үзләре мөгаллим булып эшли - ә әнием әле дә мәктәп сулышы белән яши. Хезмәтеңә ничек шулкадәр бирелергә мөмкин , дигән сорау белән үзенә дә мөрәҗәгать иткәнем булды. Ул болай дип җавап биргән иде:

- Мәктәптән, балалардан, укытучылыктан туймадым. Балачактан шул һөнәр турында хыялландым, ә чынга ашкан хыялдан да татлырак ни бар, балам? Аллага шөкер, "нигә бу юлдан киттем икән?" дип, бер генә тапкыр да уйлаганым, үкенгәнем булмады. Әгәр дөньяга яңадан туу мөмкинлеге бирелсә, мин тагын укытучы һөнәрен сайлар идем...

Зур хәрефтән язылырга хаклы Укытучы башкача җавап та бирә алмас иде, мөгаен. Горурланам синең белән, әнием! Сабыр, гади, укучылары дигәндә җанын бирердәй әниемә карап, шуны уйладым: әгәр мин дә укытучы булсам, һичшиксез, укытучы Нурания кебек булырга тырышыр идем!

Кошман мәктәбендә Белем бәйрәме быел күңелле дә, шул ук вакытта моңсу да иде. Бәлки, кояш болытлар артына качып, көннең кәефсезләнүе сәбәпче булгандыр. Бәлки, моннан җиде ел элек шушы мәктәп белән хушлашкан укучы буларак, хәзерге укучылардан көнлә­шүем нәтиҗәседер... Бәлки, укучыларның саныннан мәктәп алды тулган, шау-гөр килгән чакларны сагынудандыр... Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүчеләр быел өчәү икән. Инсаф, Фәнис, Риназ бүген әкияттәге өч баһадирны хәтерләтте - белем дәрьясын колачларга ай-һай күп көч кирәк булачак аларга! Бу сукмактан җитәкләп баручы укытучылары Резедә Сайрановага да зур җаваплылык йөкләнә: өч сабыйның күңеленә юл табып, укуга мәхәббәт уятасы, тормышка әзерлисе бар бит.

Туган мәктәбемдә әле хәзер дә үз эшләренең осталары, һөнәр­ләрен чын күңелдән яратучылар эшли. Розалия Садриева, Рушания Нәфыйкова, җәйге лагерь мөдире Айгөл Кадыйроваларның исемнәрен ишетеп, укытучыларым өчен ихластан сөендем. Химия һәм биология укытучысы, педагог-оештыручы Гөлшаһидә Сабирова, физкультура һәм технология укытучысы Айдар Насретдиновның узган уку елындагы нәтиҗәле хезмәтләре өчен берьюлы берничә Мактау кәгазе, Рәхмәт хатына лаек булуларына сокландык. Ел дәвамында бик күп конкурсларда үзен күрсәткән актив укучы Чулпан Гарифуллина һәм башка уку алдынгылары белән горурландык. Укытучы өчен укучыларының уңышыннан да зуррак шатлык юк. Газиз мәктәбемнең тырыш укытучылары, укучыларыгыз өчен сөенеп кенә яшәргә язсын сезгә! Бәйрәмең белән, кадерле Әнием!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Дөньяга яңадан туу мөмкин булса, барыбер укытучы һөнәрен сайлар идем” Кайбицы Кошман