Дөрес тәрбия – бәхет ачкычы
Балалар белән эшләүчеләрнең күкрәгендә таш түгел, ә йөрәк булырга тиеш. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе рәисе Равил Моратов видеоконференция режимында узган утырышта шулай диде.
Республикадагы барлык комиссияләр әгъзалары өчен үткәрелгән әлеге утырыш Татарстан Республикасында бала хокукларын яклау буенча уполномоченный Гүзәл Удачина чыгышы белән башланып китте. Ул, балаларны социаль яктан тотрыклы булмаган гаиләдән алуның иң соңгы чик булуына басым ясады. Ул Югары Ослан районының Вахитов авылында авыру хатынның ике чирле баласын Кама Тамагы районындагы балалар йортына җибәрүләре, тормыш рәвешләре бөтен Россиягә телевидениенең "Пусть говорят" тапшыруы аша гыйбрәт итеп күрсәтелгән Тәтештәге тугыз балалы гаиләдәге балаларны шулай ук приютка урнаштыруларына, моңа китергән сәбәпләргә тукталды. Аның чыгышында эчкечелек белән шөгыльләнүче, очны очка ялгап яшәүче гаиләләрне сазлыкка кереп баткач кына түгел, ә бата башлаганчы, мөмкин кадәр иртәрәк ачыкларга кирәклеге кызыл җеп булып ятты. Равил Фатыйхович әйтеп узганча, ярдәмгә мохтаҗлар үзләрен җәмгыятьтән аерылган дип хис итәргә тиеш түгелләр. Бүгенге көндә бу юнәлештә барлык район һәм шәһәрләрдә оештырылган балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссияләренә зур вазифа йөкләнә.
Республика комиссиясе балаларның күзәтүчесез, кайгыртыр кешесез калуын кисәтү, хокук тәртибен бозуларны профилактикалау буенча аларның 2011 елдагы эшчәнлегенә анализ ясады.
Нәтиҗәдә, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рузалия Малова рәислегендәге Кайбычтагы комиссия беренче урынга лаек дип табылды. Икенче, өченче урыннарда - Теләче, Мөслим, Яңа Чишмә, Биектау, Әтнә, Әлки районнары.
Сүз дә юк, бөтен республика күләмендә уңай бәя алу балалар, яшүсмерләр, гаиләләр белән көндәлек, хәтта төнлә дә эшләүнең куанычлы нәтиҗәсе ул. Төнлә дим, чөнки комиссия тәкъдиме белән эчкече, авыр гаиләләргә кичке сәгатьләрдә дә алдан хәбәр итмичә генә рейдлар үткәрелә. Бу һич тә аларны кимсетү, яшәү рәвешләренә тыкшыну максатында түгел, ә исерек ата-ананың баласы салкыннарда туңып ятмыймы, тамаклары тукмы, ашарларына бармы, кич өйләрендә теләсә кем кәеф-сафа корып ятмыймы икәнлеген ачыклау өчен уздырыла. Рузалия Хәсәновна әйтеп узганча, ниндидер урыннар яулау үзмаксат түгел. Максат - бу якты дөньяга туган һәр балага бәхетле балачак бүләк итү. Моңа ирешү өчен балаларны яклау белән шөгыльләнүче төрле дәрәҗәдәге оешмаларның кулга кул тотынып эшләве кирәк. Әмма монысы җитеп бетә алмый шул әлегә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев