Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Экологик белем көнендә Кайбыч укучылары төрле чараларда катнашты

Экологик проблемалар, кешенең табигать дөньясына саксыз карашы турында газетабыз битләрендә әледән-әле чаң сугабыз. Сүз дә юк, әйләнә-тирә мохитны саклау, кешеләрдә экологик үзаң тәрбияләү буенча бездә төрле чаралар күрелә. Әмма елга-күлләребез, болын-кырлар, урманнар һаман да пычрануын дәвам итә әле.

Экологик культура төшенчәсен соңгы вакытларда аеруча еш ишетергә туры килә. Табигать сагында торучылар әнә шул культураны балачактан ук тәрбияли башларга кирәклеген төшендерергә тырыша. Кечкенәдән гүзәл җиребезне яратырга, сакларга кирәклеген аңлап үскән балалар зур булгач та шуны куа, ягъни, табигать сакчылары сафына баса. Урманда тәмәке төпчеген сүндермичә калдыру, елга буена көнкүреш калдыклары түгү, иркен тугайда очучы сирәк очрый торган күбәләкләрне юкка чыгару соңрак глобаль һәлакәткә китерергә мөмкин. Чөнки табигатьтә барысы да бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә. Экологик белем көнендә Мөрәле төп мәктәбе укучыларына әнә шулар турында сөйләделәр. Экология дәресенә биредә алдан ук әзерләнгәннәр. Бөтен класслар да экологик проблемалар һәм аларны хәл итү юлларына багышлап мини-проект әзерләгән. Проектларына мәктәп директоры Лилия Минһаҗева белән биология укытучысы Лилия Сафина бәя куйды. Дәрес күпмедер дәрәҗәдә фәнни конференцияне хәтерләтте.

Кошман мәктәбендә экологик дәресләр һәр класста аерым узды. Табигать белеме укытучысы Гөлшаһидә Сабирова бишенче классларга Кызыл китап турында сөйләде.

- Әле шушы көннәрдә генә без экология темасын узган идек. Гөлшаһидә апабыз экологик факторлар турында бай мәгълүмат бирде безгә, - диде Камилә Гыйниятуллина.

- Кайбыч урманнарында да җир шарында аз калган үсемлекләр һәм хайваннар булуы турында беләбез. Экскурсиягә баргач, артыбыздан чүп-чар калдырмыйбыз, агачлар утыртабыз, - дип сүзгә кушылды Салават Садриев белән Алия Әхмәтшина.

Бердәм экологик белем көне районның барлык мәктәпләрендә дә узды. Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тәкъдиме белән ел да үткәрелүче бу чараның файдасы әйтеп бетергесез зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Экологик белем көнендә Кайбыч укучылары төрле чараларда катнашты