Елның лаеклы хатын-кызлары
- "Татарстан хатын-кызлары" республика иҗтимагый оешмасы белән ТР Профсоюзлар федерациясе гамәлгә куйган "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән" республика бәйгесе Президент югарылыгында үткәрелүче иң мәртәбәле бәйгеләрнең берсе. Ул үз һөнәрләренең осталарын ачыкларга мөмкинлек бирә. Гүзәл затларыбыз кайда гына эшләмәсен, аларның иң төп вазифасы ана булуда, алар җәмгыятебезнең тоткасы", - диде...
Хатын-кызлар һәм ир-егетләрнең җәмгыятьтәге роленә бәя бирү, аларга үзләренең сәләт һәм мөмкинлекләренә тормышның барлык өлкәләрендә уңышлы кулланылыш тапкан бүгенге көн хатын-кызының уңай образын тудыру максатындагы әлеге бәйгенең зона турында Иделаръягы районнарыннан килгән хатын-кызлар катнашты. Ун номинациядә узган бәйгедә кайбычлылар да чыгыш ясады һәм уңышларга иреште. Аерым алганда, "Хатын-кыз - лидер" номинациясе Салтыйган авылында озак еллар буена китапханәче булып эшләүче Гөлсинә Камаловага җиңү китерде. 2012 елда эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән хатын-кызлар арасында игълан ителгән "Хатын-кыз - ел үрнәге" номинациясендә "Кайбыч таңнары" газетасы редакторы урынбасары-җаваплы секретаре Луиза Сөнгатуллина беренче урынны яулады. "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият", "Хатын-кыз - ел үрнәге" номинацияләрендә "ЭКО" мәктәптән тыш үзәге директоры Венера Сафиуллина, Хуҗа Хәсән урта гомумбелем бирү мәктәбенең география укытучысы Ольга Костюкова да уңышлы чыгыш ясады. Кайбыч данын яклап, Буада узган зона турында катнашучыларның барысына да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатлары һәм бүләкләре тапшырылды.
Беренче урынны яулаучылар "Татарстан хатын-кызлары" иҗтимагый оешмасының Мактау кәгазьләре, бүләкләренә лаек булды, алар бәйгенең республика турында катнашачак. Боларга өстәп, Луиза Сөнгатуллинага, бала хокукларын яклаудагы зур хезмәте һәм нәни кыз Амалияне дәвалаудагы хәйрия эшчәнлеге өчен "Мамы Казани" хәйриячелек оешмасы вице-президенты С.А.Загорная кул куйган Рәхмәт хаты да тапшырылды. Бәйгегә яшәү өчен көрәшүче Амалия белән әнисе Резедә Галиева да кайткан иде.
- "Кайбыч таңнары" игълан иткән "Амалиягә бергәләп ярдәм итик" акциясе хәйриячелекнең чын үрнәге. Сез матбугат чарасы белән халыкны шундый зур эшкә күтәрә алгансыз. Бу, мөгаен, республика матбугаты арасында беренче тапкыр үткәрелүче зур акциядер. Һәр хәлдә бу хакта ишеткәнем юк иде әле, - диде Миләүшә Ләбибовна безнең гүзәл затларыбыз белән бергә фотога төшкәндә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев