Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Елны ничек башласаң, шулай дәвам итә

Бүген "Гөбенә" агрофирмасында узган киңәшмәдә 2013 елда терлекчелек тармагын тагын да нәтиҗәлерәк итү юллары турында фикер алыштылар.

Районның баш аграрие Рифкать Басыйров әйтеп узганча, елны ничек башласаң, ул шулай дәвам итә. Бу сүзләр терлекчелек тармагына аеруча кагыла, чөнки бу тармак- көндәлек хезмәт сорый торган тармак. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, урынбасарлары, зоотехник- ветеринария врачлары катнашындагы елның беренче киңәшмәсенең нәкъ менә "Гөбенә" агрофирмасында узуы юкка гына түгел. Әлеге агрофирма ит-сөт җитештерү, үсемлекчелек тармагы буенча да райондагы иң алдынгы хуҗалыкларның берсе. Гыйнварның беренче сигез көнендә иң күп сөт җитештерүчеләр дә алар. Моңа азык базасының мул булуы, технология таләпләренең үтәлүе, терлекчеләрне матди яктан кызыксындыра белүләре, контрольнең көчле булуы зур этәргеч ясый. Сыерларга каротинга бай ылыс туратып бирәләр, витаминнарга бай азык өстәмәләрен даими кулланалар, ясалма орлыкландыру инде күптән җайга салынган. Киңәшмәдә катнашучылар Зур Тәрбит, Чүти, Мәлки авылларындагы фермалардагы эш оештырылышы белән танышты. Киңәшмә турында газетабызның 11 гыйнвардагы санында тулырак таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек