Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эш батыры – ил батыры

Бу атнаның якшәмбесендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:


«Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, белгечләр, тармак ветераннары! Сезне район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән кайнар котлыйм! Без ел саен бу бәйрәмне аерым зур җанлану, күңел күтәренкелеге белән каршы алабыз. Бу - ферма-кыр хезмәтчәннәре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, белгечләр, хезмәт ветераннары бәйрәме. Республикабыз казанышында Кайбыч игенче-терлекчеләренең дә өлеше саллы. Барлык хуҗалыкларда да механизаторлар үз-үзләрен аямыйча, катлаулы һава шартларына киртә куеп, фидакарьлек үрнәге күрсәтеп эшләделәр. Без шулай ук комбайннар, машиналар, ындыр табакларының һәм икмәк кабул итү пунктының өзлексез эшләвен тәэмин итүчеләрнең хезмәтен дә тиешенчә бәялибез. Агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләр, гомумән, урып-җыюны үзвакытында башкарып чыгуга үз өлешләрен кертүчеләрнең барысы да рәхмәт сүзләренә лаек. Кайбычның агросәнәгать комплексында "Ак Барс" агрохолдингының тоткан урыны югары. Терлекчеләребез дә сынатмый: ит-сөт җитештерүдә армый-талмый эшлиләр. Гаилә фермаларын үстерү - халыкны эш һәм тотрыклы керем белән тәэмин итү генә түгел, авыл тормышын, күпмилләтле халкыбызның традицияләрен саклау да әле. Безнең бурыч - авыл хуҗалыгын табышлы өлкәгә әйләндерү. Бу - заман таләбе. Крестьян хезмәте - рәхмәтле, изге хезмәт. Эш сөючәнлегегез, туып-үскән җиргә һәм хезмәтегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә, дуслар! Чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет-шатлык, Кайбычның иминлеге һәм чәчәк атуы хакына яңа үрләргә ирешүегезне телим!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне