Эш темплары арта бара
Районыбыз игенче-мехенизаторлары кыр эшләре темпларын көннән-көн арттыра баралар.
27 апрельгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда барлыгы 2750 гектар мәйданда сабан культуралары чәчелгән. Шул исәптән, арпа 1300, сабан бодае - 1000, борчак - 200, берьеллык үләннәр - 150, шикәр чөгендере 100 гектар мәйданда игелгән. Язгы кыр эшләрен кыска срокларда башкарып чыгу өчен игенчеләр аяз көннең һәр минутын файдалы эшкә юнәлдерергә тырыша. Эш бигрәк тә "Гөбенә", "Алтын кырлар", "Заволжье" агрофирмаларында югары темпта бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев