Эшләре уңай бара
Районда терлекләрне кышлату чорына күчерү төгәлләнде. Бу хакта узган җомгада "Яңа юл" җитештерү кооператив крестьян хуҗалыгы базасында үткән киңәшмәдә әйтелде.
Анда катнашучылар туңга сөрү барышы белән танышты. Биредә 964 гектар мәйдан туңга сөрелергә тиеш, план 85,6 процентка үтәлгән. Яңа юллылыр авыл хуҗалыгы машиналарын, комбайннарны кышкы саклыкка куйган. Муниципаль район башлыгы Җәүдәт Гаффаров аларның бу эшен уңай бәяләде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге начальнигы Рафаэль Сөнгатуллин да хуҗалыкта терлекчелек тармагына игътибарның зур булуын билгеләп узды. Биредә премикслар кулланалар, терлек азыгы мул әзерләнгән, фермаларга ремонт ясалган, тиздән салкын ысул белән бозаулар асрау өчен яңа торак файдалануга тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев