Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшмәкәрләргә ярдәм кимеми

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс, диләр. Әмма эшмәкәрлек белән шөгыльләнү, үз эшеңне булдыру өчен һөнәреңнең остасы булу гына җитми, сәүдә эшенә хирыслык, үҗәтлек һәм, әлбәттә, дәүләт тарафыннан булышлык сорала. Татарстанда урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерүгә ТР Инвестицион үсеш агентлыгы ярдәм итә иде.

Республикада кече һәм урта эшмәкәрлекне үсте­рү, ярдәм итү вакәләтләре бу агентлыктан алынды. Агымдагы елның 11 октябрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү өлкәләрен дәүләт тарафыннан җайга салу функ­цияләрен ТР Икътисад министрлыгына тапшыру турындагы Указга кул куй­ды. ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР икътисад министры Мид­хәт Шаһиәх­мә­тов белдергәнчә, бу адым республикада эш­мәкәр­ләргә ярдәм чараларының кимүенә ки­термәя­чәк. Быел бу мак­сатларга федераль һәм республика казналарыннан 1 миллиард сумнан артык яр­дәм каралган.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илдус Гайнуллин әйтүенчә, соңгы елларда Инвестицион үсеш агентлыгы аша районыбыз эшмәкәр­ләре арасында да, "Лизинг-грант" программасы буенча акча алып, үз эшләрен башлап җибәрүчеләр шактый булды. Кошманнан Сәвия Садриева шу­шы программа аша сөтне пакетларга тутыру линиясе булдыру өчен матди ярдәм алган, Рәмис Хәй­ретдинов теплица төзе­гән. Федоровскоедан Фәр­гать Әхмәтшин инкубатор төзеп, үз бизнесын булдырган. Мәлки авыл кулланучылар җәм­гыяте дә саллы гына яр­дәм алуга ирешкән. Әлеге программаның икенче турында Кече Кайбычтан Гөл­шат Зәкиева да катнашкан, ул да эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм алачак. Алар балык үр­четү белән шөгыльләнергә җыена (рәсемдә). "Лизинг-грант"ның өченче туры 7 но­я­брь­гә кадәр дә­вам итә. Үз бәхетен сынап карарга теләүчеләр район башкарма комитетының икътисад бүлегенә мөрә­җә­гать итә ала.

Урта һәм кече эшмәкәрлек буенча сораулары булганнар өчен министрлыкта финанс-хокукый консультацияләр бүлеге дә эшли. Моның өчен биредә кайнар телефон линиясе дә булдырылган (524-90-90).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Республикада кече һәм урта эшмәкәрлекне үсте­рү