Федоровское мәдәният йортына килен төште
Элек-электән яшьләрне кавыштыру өчен яучылау гадәте яшәп килгән, һәр халык аңа үзенең гадәтләрен, йолаларын, үзенчәлекләрен керткән. Федоровское авылы үзешчәннәре рус фольклоры җәүһәрләрен барлый, аны саклый, яшь буынга җиткерә. "Килен яучылау" фольклор тамашасында үзешчәннәр оештырган "Өченче буын энергиясе" ("Энергия третьего возраста") төркеменең һәр әгъзасы үзеннән өлеш керткән.
Ветеран (пенсия яшендәге) үзешчән башкаручыларның "Балкыш" республика фестивале авыллардагы үзешчән фольклор ансамбльләргә яңа сулыш өрде булса кирәк. Авыл клублары коллективлары ветераннар Советлары белән берлектә тагын да рухланып иҗат итә хәзер. Федоровсое ветераннар Советы рәисе Нина Моисеева белән мәдәният йорты мөдире Татьяна Титова оештырган "Килен яучылау" тамашасында егетнең туган-тумачалары белән кыз йортына килүе, төрле сынаулар үтеп, үзенең кызга лаеклы булуын дәлилләве, булдыклылыгын раславы бәйнә-бәйнә тасвирлана. Борынгы җырларны да искә алдылар. Валентина Шебалова башкаруындагы яучы карчыкның үткенлеге, җитезлеге сокландыра - яучы нәкъ шундый булырга тиеш тә инде! Һәр йоланың килеп чыгышын да аңлаттылар. Ярәшү бүләге - балдак бирешү, мәсәлән, электән килә икән. Ул балдак буыннан-буынга күчкән, буыннар чылбырын өзми сакларга мөмкинлек биргән. Шуңа да гаиләләр нык, балалар әти-әниләренә рәхмәтле булган.
- Йолаларны барлаганда Владимир Дальның 1862 нче елгы тупланмасыннан яучылык турындагы рус халык мәкальләрен өйрәндек, "Церковно-народный месяцеслов на Руси" китапларына мөрәҗәгать иттек. Борынгы йолаларның күпчелеге онытылса да, кайберләре, үзгәртелеп булса да, саклана әле. Оныгымның туенда кыз сатып алу йоласын үткәргәндә шул хакта уйландым, - ди спектакльдә кызның әнисе ролен башкарган ветеран-укытучы Галина Романова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев