Федоровское мәктәбендә укучылар менюны үзләре төзи
Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбендә узган чираттагы ата-аналар җыелышыннан соң ашханәдә әзерләнүче ризыкларга дегустация үткәрелде.
Мәктәп тарихында әле мондый вакыйганың булганы юк иде. Моннан берничә еллар элек кенә мәктәпләрдә укучыларның туклану рационы көн кадагындагы проблемаларның берсе саналып килде. Шикәрле чәй һәм бер кисәк ипи - укучыларның көндәлек ризыклары булды. Хәзер бу мәсьәлә төптән үзгәрде.
Федоровское мәктәбе мөгаллимнәре ашханә эшчәнлеген яхшыртуда шактый көч куйды.
- Ел саен мәктәп яны участогында укытучылар һәм укучылар тырышлыгы белән яшелчәләр үстерәбез. Узган ел кәбестә белән чөгендерне саттык та әле, артып та калды. Республика ярминкәсендә актив катнаштык һәм Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, Фән һәм мәгариф министрлыкларының Рәхмәт хатларына лаек булдык. Яшелчәләрнең күплеге безгә менюны төрләндерергә мөмкинлек бирә. Балалар төрле салатлар белән дә сыйлана мәктәптә. Йодка бай витаминлы диңгез кәбестәсен дә еш кына өстәлгә куябыз, - дип таныштырды Михаил Серяков.
- Анкета нәтиҗәләре буенча фикер алышырга пешекчеләребезне дә чакырабыз. Меню төзегәндә балаларның да фикерләре искә алына. Әмма гел алар теләгәнчә дә булмый. Әйтик, кыстыбыйны менюга кертергә ярамый. Гадәттә, укучылар пешекче апалары хезмәтенә "яхшы" һәм "бик яхшы" бәясен бирә, - ди ул.
Федоровское мәктәбендә көн саен 184 укучы һәм 22 укытучы туклана. Ике тапкыр ашату оештырылган биредә: беренче дәрестән соң иртәнге аш, ә өченче һәм дүртенче дәресләр тәмамлангач - комплекслы төшке аш. Иртәнге ашка пешекчеләр сөттә пешкән ботка, ашлар, бутербродлар әзерли. Ашханә стенасына меню эленгән. Бүген әнә төшке ашка кишер салаты, итле карабодай боткасы, борщ һәм чәй.
Тәнәфескә дәшеп кыңгырау шалтырауга, ашханәгә 1-4нче сыйныф укучылары йөгереп керде. Аларга өлкән сыйныфларда белем алучы абыйлары - бүген ашханәдә дежур торучы Радик Мөхәммәтҗанов һәм Илнур Зәйнуллин табын әзерләп куйган. Зәринә Ярхәмова ботка ярата икән, Асия Мадаминовага дөге боткасы ошыйрак төшә.
- Иртә белән өйдә чәй генә эчәм, чөнки мәктәбебездә һәрвакыт бик тәмле иртәнге аш белән сыйлыйлар, - ди Әдилә Миңнуллина. Аның сүзләренә Ксения Алмасова да кушылды:
- Безгә монда төелгән бәрәңге, кисел, пилмән дә бирәләр. Ә атнаның һәр шимбәсендә күмәч, коймак, катлама пешерәләр, - ди ул.
- Сәүдә оешмасы ашханәбезне көнаралаш туклану продуктлары белән тәэмин итә. 2013 елның декабрендә айлык ашату бәясе 250 сум булды, ә быелның гыйнварында - 180 сум. Чөнки бәйрәм алларында балаларны итле ризыклар белән мулданрак сыйларга тыршабыз. Һәм бу, үзегез аңлыйсыз, кыйбаткарак төшә. Мәктәп яны бакчасында үстерелгән яшелчәләр ашау өчен түләү бәясенә керми. Уртача алганда, туклану бәясе 150 сумны тәшкил итә, - дип аңлатты мәктәпнең хуҗалык мөдире Лилия Саттарова.
Михаил Серяковның киләчәккә планнары зурдан һәм шактый кызыклы: мәктәптә төштән соң да эшли торган буфет ачарга тели ул. Чөнки башка авыллардан да килеп белем алучы, дәресләрдән соң автобус көтүче укучылар да байтак. Ата-аналар үтенече белән бу хакта гариза җибәрелгән инде.
Яхшылыкка омтылырга беркайчан да соң түгел. Федоровское мәктәбе әле алга таба да үзенең уңышлары белән сөендерер дип ышанабыз. Чөнки "Иң яхшы мәктәп" исеме алган әлеге белем учагында башкача була да алмый!
Ике айга бер тапкыр укучылар арасында, мәктәптә әзерләнүче ризыклар сыйфатына бәя бирү максатыннан, анкеталаштыру да үткәрелә икән. Әлеге яңалыкны да директор үзе керткән.
Укучылар шимбәне аеруча ярата икән, чөнки бу көнне мәктәпкә камыр ризыгы исе тарала. Кәбестә пироглары, рогалик, өчпочмак, сумсаларны һәркайсы яратып ашый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев