Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Федоровское мәктәбенең “Блек-стрит” бию коллективы күлмәкләрне “Йолдызлык”ка дип махсус тектергән

Татарстанда «Йолдызлык» фестивале турында ишетмәгән бала юктыр ул. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән узучы әлеге фестиваль мәктәпләргә, балалар бакчаларына тулысы белән үтеп керде.

Кайбыч укучылары да ел саен көтеп ала "Йолдызлык"ны. Инде ундүртенче тапкыр уздырылучы әле­ге эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә кат­нашучылар санының арта баруы шул хакта сөй­ли. Алай гына да тү­гел, анда ел саен яңа талантлар ачыклана. Колаңгыдагы күпфункцияле үзәктә узган зона турында Федоровское мәктә­бендә оешкан "Блек-стрит" бию коллективы чыгышын жюри югары бәяләде һәм икенче сайлап алу турына уздырды. Иң элек, әлбәттә, кызларның кызыл җирлеккә ак түгәрәкләр төшерелгән күлмәкләре үзенә җәлеп итте. Сәхнә костюмы биюне тагын да баетып җи­бәрә кебек.

- Биючеләргә күлмәк­ләр­не "Йолдызлык"ка дип мах­сус Казандагы бер ательеда тектердек, - ди­де җитәкчеләре Алсу Миң­­­нуллина. - Мәктәп директоры Михаил Серяковка рәхмәт: спонсорын да тапты, ата-аналардан ак­ча сорарга туры килмәде. Ә кызлар хореография бе­лән теләп шөгыль­лә­нә.

Шүширмә башлангыч мәк­­тәбе укучыларының дулкынланулары аңлашыла: "Йолдызлык" та әле беренче тапкыр гына катнашулары бит. Беренче коймак төерле була, алар әлегә район турына уза алмадылар.

"Йолдызлык"ның район туры бүген Олы Кайбыч мәдә­ният йортында үтә, җиңү­челәр Буада чыгыш ясаячак. Ә анда иң-иңнәр­не Казанга сайлап алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Федоровское мәктә¬бенең “Блекстрит” бию коллективы күлмәкләрне “Йолдызлык”ка дип махсус тектергән