Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары Белем көнендә икеләтә шатлык кичерде

Балачакның иң матур хатирәсе булып күңелләргә мәңгелеккә уелып калучы 1 сентябрь көнне районыбызның барлык мәктәпләрендә дә тантаналы линейкалар узды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кече Мәме төп мәктәбе һәм Олы Кайбыч, Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәпләрендә узган тантаналарда катнашты.

Кайбыч укучылары бәхетле: барлык авылларда да аларны сокланып туймаслык матур мәктәпләр каршы алды. Ә менә Федоровское мәктәбе танымаслык булып үзгәргән, анда искелекнең эзе дә калмаган. Шулай булмый ни, республикада мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү программасы буенча төзекләндерелгән ич ул. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзенең котлау чыгышында әйтеп узганча, бу мәктәпне ремонтлауга республика бюджетыннан 13 миллион 700 мең сум, монда урнашкан балалар бакчасына 3 миллион 600 мең сум акча бирелгән.

- Бүген бу мәктәптә укучылар да, педагагоглар, ата-аналар да, гомумән, бөтен авыл халкы икеләтә шатлык кичерә,- диде муниципалитет башлыгы.- Беренчедән яңа уку елы башлана, икенчедән, укучылар яңартылган мәктәптә белем ала башлый.- Белем йортларын төзекләндерүгә шулай миллионнарча сум акча тотылуына бер дә гаҗәпләнәсе юк- мәктәпләрдә Россиянең, шул исәптән Татарстаныбызның киләчәге тәрбияләнә. Хәзер биредә уку-укыту, чын шәхес тәрбияләү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Республикада авылларга да юнәлдерелгән программалар эшләвенә шатланырга кирәк. Ә икенче елга капиталь ремонт программасына Борындык төп мәктәбе кертеләчәк.

Федоровское мәктәбе директоры Михаил Серяков ремонтның башында торучыларның барысына да тирән рәхмәтен белдерде, ә район башлыгына коллективлары исеменнән кайнар йөрәк ялкынын гәүдәләндергән, республикабыз гербы төшерелгән статуэтка бүләк итте.

Тантанага озак еллар буена укытучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннарын да чакырганнар иде. Алар арасыннан Галина Романова шушы мәктәп белән җитәкчелек тә иткән.

-Бүгенге мәктәп белән без эшләгән чордагысын чагыштырырлык та түгел, аерма- җир белән күк арасы,- диде ул коллективның уңышларына шатлануын белдереп.

Үзе укыган мәктәпкә "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе кысаларында гына түгел, ә һәрдаим ярдәм итүче "Кайбычагрохимсервис" җәмгыяте җитәкчесе Фәргать Сибгатов та аның сүзләрен куәтләгәндәй:

-Федоровское мәктәбен 1969 елда тәмлаган идем. Ул вакыттагы иске агач мәктәпне мич ягып җылыталар иде, кая инде ул мондый матурлык. Әмма без барыбыр яхшы белемгә омтылдык. Ә бүгенге мәктәп чын хан сарае кебек,- диде.

Тантаналы линейканың көндезге сәгать уникегә калдыруларының да сәбәбе бар: үзләрендә Белем көне узганнан соң, бөтен мәктәпләрнең дә директорлары Федоровскоега җыелды. Алар яңа мәктәп белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары Белем көнендә икеләтә шатлык кичерде