Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Федоровскоеда гомер итүче 80 яшьлек укучыбыз газетага тугрылыгы өчен Питрау сөлгесе белән бүләкләнде

- Затлы бүләгегез - Питрау сөлгесен кулыма алган саен "Кайбыч таңнары" газетасы журналистларын искә төшерермен инде. Менә бит, газетага да язылдым, приз­лы - сөлгеле дә булдым. Бик кадерле бүләк бу минем өчен, - диде Федоровское авылында яшәүче 80 яшьлек укучыбыз Нина Яковлева. - Кайберәүләр газетаның бәясе артты дип зарлана. Яхшы...

Җор теле, кызыклы әң­гә­мәдәш булып чыкты әбе­кәй. Газета "Колхоз бригадасы" исеме астында чыга башлаганда да даими язылып барган, хәзер дә матбугат белән дус. Дөрес, яшьлегендә бераз аерылып торырга туры килгән әле аңа газетабыздан. Ветеринария техникумын тәмамлагач, Баулы районының бер татар авылына эшкә җи­бәрәләр аны. Терлекче­ләрнең күбесе русча сөй­ләшә белү түгел, ул телне бөтенләй аңламый. Чу­ваш телен әйтәсе дә түгел. Үзе дә мәктәптә, техникумда укыганда гы­на рус телен өйрәнгән чуваш кызы, вата-җимерә булса да, ике ай эчендә татар телендә сөйләшә башлый. Башка милләт кешеләрен хөрмәт иткән кеше аның телен дә өй­рәнә шул. Баулыда беренче хезмәт чыныгуы алган яшь белгеч ике елдан соң Бөгелмәнең Татар Димскәе авылында эшли башлый. Туган яктан читтә тамыр җибәрергә туры килми аңа, табигатьнең гүзәл почмагына төренеп утырган Кече Мәмесенә әйләнеп кайта. Хезмәт юлын терлекчелек тармагын үстерүгә багышлаган Нина Яковлева тормыш иптәше Иван белән матур гомер кичергән. Әмма картлыгында ялгызы гына канат кагырга туры килгән икән шул аңа, ире 56 яшендә яман чирдән вафат булган. Ике улы да авылда яши. Анатолий белән бер йортта яшиләр, Владимир гаиләсе белән аерым гомер кичерә.

- Улым да, почта килгәч, башта район газетасын укырга тырыша. Мин дә, - ди әби елмаеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Федоровскоеда гомер итүче 80 яшьлек укучыбыз газетага тугрылыгы өчен Питрау сөлгесе белән бүләкләнде