Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Федоровскоеда яшәүчеләр үзара түләү кертү буенча реферундумда катнашырга теләк белдерделәр

Авыл җирлекләрендә үзләре территориясенә кергән авылларны төзекләндерүгә өчен зур көч куела. Ләкин, барлык проблемаларны да хәл итү өчен, авыл җирлекләренең финанс яктан мөмкинлекләре чикле. Бәхеткә, республикабыз җитәкчелеге авылларга ярдәм кулы сузуның чарасын тапты. Референдумнар да шул максатта үткәрелә, аның нәтиҗәсендә халыктан җыелган сумманы хөкүмәт дүрт тапкырга арттыра.

Федоровское урта мәктәбенең актлар залында оештырылган халык җыенында да авыл җирлеге буенча референдум үткәрү мәсьәләсе хәл ителде. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев үзара түләү хакында бәйнә-бәйнә аңлатты:

- 30 ноябрьдә районыбызның барлык авыл җирлекләрендә дә референдум үткәрергә җыенабыз һәм анда сез дә актив катнашырсыз дип ышанам. Федоровское авыл җирлегенә бер авыл гына керә. Шуңа референдум нәтиҗәсендә җыелган барлык акча бер авылны гына төзекләндерүгә тотылачак,- диде ул. Узган елда халык җыенында сезгә референдум үткәрергә тәкъдим иткән идек. Ләкин бу тәкъдимгә колак салмадыгыз. Әгәр ул вакытта референдум үткәреп, җыелган акчаны шул система аша үткәргән булсагыз, ул биш тапкыр арткан булыр иде.Сезнең авыл җирлегендә алты авыл җирлеге башлыгы алышынды. Алар авыл зиратын ремонтларга керешәләр дә ахырына кадәр җиткерә алмыйлар, чөнки барысы да финанс кыенлыкларга барып тоташа. Мәлки, Хуҗа Хәсән, Олы Урсак һәм башка авыл җирлекләре күп чыгымнар таләп иткән күләмле эшләрен референдум үткәрү юлы белән хәл иттеләр. Мисал өчен Олы Урсакта авылга чишмә суы кертү эшен авыл җирлеге көче белән генә берничек тә башкарып чыга алмаган булырлар иде. Ә авыл зиратын тотып алу өчен республика бюджетыннан беркайчан да акча бүлеп бирмәячәкләр. Кошман, Мөрәле авыллары халкы да бу эшне үз көчләре белән башкарды.

Федоровское авыл җирлеге башкарма комитеты рәисе Салих Маннанов әйтүенчә, зират территориясен тотып алу өчен төзелеш материаллары алынган, ләкин җитәрлек түгел. Бу эшкә тулысынча нокта кую өчен тагын 200 меңләп акча кирәк. Димәк, референдумда катнашу отышлы булачак.

- Референдум үткәреп, шуның нәтиҗәсендә җыелган акчаны зират төзекләндерүгә генә түгел, авылда башка максатларда да кулланырга мөмкин. Мисал өчен мин шул акчаларның бер өлешен авылда узган гасырның атмышынчы- җитмешенче елларында ук салынган су торбаларын алыштыруга, булачак часовняга нигез салуга тотарга тәкъдим итәм. Сез юл төзелешенә тотарга тәкъдим итәсез. Юл төзегәннән соң гына шул торбалар тишелеп су ага башласа, казу эшләре алып барырга туры киләчәк, юл да юкка чыгачак. Юл төзелеше өчен хәзер дәүләт программалары эшли, бу проблеманы шул юл белән хәл итәргә мөмкин, - дип үз тәкъдимен кертте авыл җирлегенең элекке башлыгы Илдар Сәлахов.

Аның бу тәкъдимнәре халыкта яклау тапты.

- Бик урынлы тәкъдимнәр, чөнки булган акча иң кирәкле эшләргә сарыф ителергә тиеш. Часовня төзелешенә дә, бер өлешен Колаңгы станциясендә төзелүче мөселман зиратына да бүлеп бирергә мөмкин. Часовняга нигез салынса, Колаңгы станциясендә мәчет төзелеше өчен иганәче табылды бит, бәлки сезнең авылда да, яисә тамырлары бу авылдан булган кешеләр иганәче була алыр иде. Шуңа читтә яшәүче авылдашларыгыз белән элемтәгә кереп, аларны да референдумда катнашырга чакырыгыз. Ата- бабалары шушы авылда яшәгән, мәңгелек йортларын монда тапкан бит. Шуңа да үз өлешләрен кертсәләр, аларның рухлары шат булыр иде, - диде Рәмис Хәялиев.

Федоровское авылы халкы да 30 ноябрьдә референдумда катнашырга теләк белдерде. Закон буенча референдумда авыл җирлегендә сайлау хокукына ия булган барлык гражданнар катнашырга тиеш. Димәк, бер йортта сайлау хокукына ия булган һәр кеше тиешле сумманы тапшырырга бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Федоровскоеда яшәүчеләр үзара түләү кертү буенча реферундумда катнашырга теләк белдерделәр