Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Физкультура – сәламәтлек нигезе

Бөекбританиянең Лондон шәһәрендә Олимпия уеннары барган көннәрдә, 11 августта Россиядә Физкультурник көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

"Хөрмәтле физкультура укытучылары, тренерлар, гомерен балалар сәламәтлеген ныгытуга багышлаган ветеран укытучылар, район данын яклаучы спортчыларыбыз, спорт сөючеләр! Бәйрәмегез уңаеннан эчкерсез котлауларымны, изге теләкләремне кабул итеп алыгыз. Кайбыч спортчыларының районара, республика күлә­мендә үткәрелгән спорт чараларында катнашып, призлы урыннар алуы - физкультура укытучыларының үз эш­ләренә фанатларча бирелүе, тырыш хезмә­те нәтиҗәсе.

Спортны тагын да үстерү максатында якын киләчәктә район үзәгендә спорт комплексы, хоккей мәйданчыгы төзү күздә тотыла. Сезнең ярдәм белән киләчәктә районның спорт казанышларын тагын да күтәрербез дип ышанам. Яңа җиңүләр насыйп булсын! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә тату, бәхетле, тыныч тормыш тели­м", - диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: физкультурник

2
X