Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гаилә фермаларына юл ачык

Заманча югары технологияле фермалар төзү республикадагы иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе һәм ул ТР Президенты контролендә. Ике-өч ел эчендә республикада шундый мең ферма төзү бурычы куела.

Авылда яшәүчеләрнең күбесе моның киләчәккә йөз тотып эшләнгән программа икәнлеген яхшы аңлый. Гаилә бизнесы - ышанычлы бизнес, чит илләрдә юкка гына ул нәселдән нәселгә күчүче зур мирас булып саналмый. Безнең районда да былтыр беренче карлыгачлар пәйда булды.

Бәли авылына Казаннан кайтып төпләнгән Влади­слав Гурнович, гаилә фермалары төзү мөмкинлеге турында ишеткәч, элеккеге "Память Ильича" колхозының иске фермасына җан өрергә карар кыла. Бизнс-план төзеп, республика бюджетыннан алган 500 мең сум акчага ташландык объ­ект­ны ремонтларга кере­шә: түбәсе, идәне, стенасын, тәрәзәләрен яңарта. Владиславның куллары алтын, ремонттан соң ферма танымаслык булып үзгәрә. Төзекләндерүдә заманча материаллардан гына файдалана, идәнгә плитәне дә технология таләпләре буенча тезә, якты булсын өчен штукатурланган стенаны ачык матур төскә буйый, тышкы якны сайдинг белән тышлый. Хәзер инде сыерлар сатып алып, сөт җитештерүне җайга салырга кирәк. Фермага керү юлын һәм Бәрле елгасы аша күпер төзүне муниципаль район үз өстенә ала.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин булачак гаилә фермасыннан ка­нә­гать калды. Владислав Гурнович белән очрашуында ул аңа нәтиҗәле хезмәт теләде. Фермерның алдагы адымы - терлекләр сатып алу өчен субсидия артыннан йөрү, аннан соң көтүне оештыру. Көтү йөртү өчен Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗановка авыл җирлеге чикләрендә авыл хуҗалыгы максатындагы җирләрдән участок бүлеп бирергә тәкъдим ителде. Фермер хәзер терлек азыгы әзерләү, эшчеләр туплау, продукцияне сату уе белән яна. Максатка ирешү өчен ел әйләнәсе көн-төн эшләргә кирәклеген яхшы аңлый ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фермалар төзү Гаилә фермалары