Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Иске Чәчкабта яшәүче күпбалалы Гаттаровлар гаиләсендә кунакта булдык

14 февральдә үткәрелүче Гашыйклар көне еш кына бәхәс уята. Имеш, безнең мәдәнияткә бөтенләй хас түгел, чит бәйрәм, диләр. Җитмәсә, бу көннең башлангычында торучы Изге Валентинны "Вәли", "Вәлиулла" дип үзгәртүчеләр дә очрый. 8 июльдә Россиядә билгеләп үтелүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне - менә монысы безнеке.

Гашыйклар көне яшьләр арасында аеруча популярлык казанса, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең мәгънәсе дә тирәнрәк, эчтәлеге дә үзгә сыман. Чын-чынлап ярату һәм бердәнбереңә ахыргача тугры булып калу - гаилә тормышына нигез салучы төп шартлардыр, мөгаен. Бу бәйрәм Муром кенәзе Петр һәм аның тормыш иптәше Феврониягә багышлана, нәкъ менә аларны православие динен тотучылар гаилә тормышын саклаучылар дип таный. Бәйрәмнең символы булып ромашка чәчәген сайлаулары да юкка түгел: элек-электән бу чәчәк мәхәббәт хисенең чисталыгын, ихласлыгын, самимилеген күрсәтүче фал булган.

... Яраткан Әни, Тормыш иптәше, Хатын-кыз кулларындагы ак, пакь ромашка бәйләме... Бәхеттән нурланган йөзенә, күзләренә, йомшак, назлы кулларына, күрегезче, ничек килешеп тора бу чәчкәләр! Мондый гүзәл янында ир-ат үзен тагын да батыр, горур хис итә, балалар аның назын, яратуын тоя. Тынычлык һәм ярату булганда гына гаиләдәге һәр кеше үзен бәхетле тоя.

- Ярату, аңлашу, хөрмәт - гаилә ныклыгын тәэмин итүче төп сыйфатлар, - дип саный Иске Чәчкаб авылында гомер кичерүче Гөлнара һәм Рәмис Гаттаровлар.

Быел көзен әлеге гаиләнең сафка басуына 14 ел була. Яшьләр 1990-еллар ахырында, берсе колхозда бухгалтер, икенчесе авыл хуҗалыгы идарәсендә экономист булып эшләгәндә таныша. Кемнең күзләре кемне беренче күргән дә, кем беренче гашыйк булган - монысын алар бүген үзләре дә хәтерләми, хәер, анысы мөһим дә түгел бит... Иң мөһиме - алар бүген бергә һәм мәхәббәт җимешләре Адилә, игезәкләр Рамил белән Ранис, кечкенә Рәмзилне тигезлектә үстерәләр. Сабыйларын, яңа нигездә шатлык китерсен дип, әле былтыр гына алып кайттылар.

- Менә сез мәхәббәт дисез... Ундүрт елдан соң да бетми мени ул? - дигән булабыз, янәсе, төрле чаклар була торгандыр.

Бер-берсенә карашып алганнан соң, Гөлнара ханым җавап бирә:

- Бетә торган булса, мәхәббәт була мени ул?! Вакыт узган саен бер-береңә ышану, хөрмәт итү, аңлашу кебек хисләр аны тагын да ныграк итә...

Ә без башка төрле җавап көтмәдек тә. Ярату, наз тулы күзләре, бәхетле сабыйлары да шуны дәлилли бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Иске Чәчкабта яшәүче күпбалалы Гаттаровлар гаиләсендә кунакта б...