Геологлар җирлекне өйрәнә
Колаңгыдан узучылар аның елдан-ел түгел, ә көннән-көн үсә баруына игътибар итмичә калмыйлардыр. Анда яңа йортлар яңгырдан соңгы гөмбәләр кебек калка сыман тоела миңа. Мәктәп янәшәсендәге әле кайчан гына басу булган урында да инде дистәләгән йорт төзелде, күбесенә нигез салынган. Ә Олы Кайбычтан килү юлында, тимер юл аша чыгып бераз баргач,...
Колаңгыда менә ничә ел инде клуб ролен мәктәп үти. Авыл халкы катнашындагы җыелышлар да шунда уза, яшьләр мәктәп спортзалында шөгыльләнә. Аңа кадәр клуб элеккеге ашлык кабул итү пунктында урнашкан иде. Озакламый авыл җирлегендә яшәүчеләрнең күптәнге хыялы тормышка ашачак, чөнки киләсе елда биредә "Авыл клублары" программасы нигезендә 220 урынга исәпләнгән мәдәният йорты төзү планлаштырыла. Республиканың барлык районнарында да мәдәният учакларын яңарту максатындагы әлеге программа нигезендә быел Мәлки авылында күп функцияле үзәк эшли башлады. Колаңгыдагы мәдәният йорты да шушы үзәк кебек булыр, дип фаразлана. Төзелешкә старт әле 2013 елда гына бирелергә тиеш булса да, аңа әзерлек эшләре башланып киткән инде. Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов әйтеп узганча, мәдәният учагының урынын мәктәп янәшәсендәге участоктан билгеләгәннәр. Ул урынны Казан шәһәре проектчылары карап киткән инде. Ә бу атнаның сишәмбесендә монда геологлар килде. "Татдорпроект"ның инженер-геологы Альфред Корбанов, бораулаучы Владимир Кириллов, бораулаучы ярдәмчесе-шофер Раил Гыйниятуллин төзелешкә билгеләнгән мәйдандагы участокта скважина казып, туфракны анализга алды. Ул туфракны Казандагы белгечләр лабораториядә тикшереп, монда фундамент салырга, төзелеш алып барырга ярыймы-юкмы икәнлеген ачыклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев