Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Глюкометр – авыруларга иң зур бүләк

Авыруның берсен дә сорап алмыйбыз. Шикәр диабеты кебек нәселдән күчә торганнарын бигрәк тә. Әмма табиблар тарафыннан "диабет" дигән диагноз куелган икән, аның белән яшәргә өйрәнергә кирәк.

Табиблар әйтүенчә, тиешле режимны үтәгән очракта, әлеге чир белән озын гомер кичерергә мөмкин. Даими рәвештә кандагы шикәрне үлчәү өчен авыруларга глюкометр ярдәм­гә килә. Татарстанда тормышка ашырылучы "Диабетка каршы берләшик" проекты кысаларында 2006 елдан бирле авыруларны шушы җайланма белән бушлай тәэмин итәләр. Узган атнада Кайбыч районының 36 фельдшер-акушерлык пунктының һәрберсенә берәр, ә район үзәк сырхауханәсенә ике глюкометр тапшырдылар. Проект гамәл­гә куелган елларда шикәр диабеты белән авыручы 61 кешегә глюкометрны үзләренә биргәннәр. Быел җайланмалар белән медицина пунктларын да тәэмин итү карарына килгәннәр. Бу медицина ярдәме күр­сәт­ү­че фельдшерлар, авыруның өенә барып, тиешле ярдәмне вакытында күрсәтә алсын өчен эшләнә.

Фельдшерлар белән очрашуга Казан дәүләт казна дары заводы генераль директоры Хәлил Гыйниятов килгән иде.

- Кайбычтагы үзгә­реш­ләр, яңа төзелешләр сокландырды мине. Болар барысы да акыллы җитәкченең һәм тырыш халыкның үзара килешеп хезмәт итүе нәтиҗәсендә булдырыла. Авылларда мобиль фельдшер-акушерлык пунктлары төзелүе медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Фельд­шерларның эш күләме зур булуын, берьюлы берничә торак пунктка хезмәт күрсәтүен, хезмәтегезнең зур җаваплылык, тырышлык таләп итүен беләбез, - диде ул очрашу вакытында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Глюкометр – авыруларга иң зур бүләк