Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гомер көзе килә һәркемгә

3 октябрьдә Ябалак авыл җирлегенә караган Морза Бәрлебашы, Рус Бәрлебашы авылларында өлкәннәр белән очрашулар үтте. Үзләренең оныклары әзерләгән конңерт программасын өлкәннәр бик яратып кабул иттеләр.

Тантанада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илдус Гайнуллин, район электр челтәре начальнигы Марат Ясәвиев, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыззәтуллина бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Мөслимә Фәритовна Морза Бәрлебашы авылында яшәүче Сания һәм Шәриф Сибгатуллиннарны гаилә корып, 50 ел тату тормышта яшәүләре беләк котлап, истәлекле бүләк тапшырды.

Тәбрикләүләр һәм концерттан соң, мул итеп әзерләнгән табын артында җылы әңгәмә дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев