Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гриппны прививка җиңә

7 ноябрьдә ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен чираттагы видеобрифинг үткәрелде.

Анда ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашты. Республикадагы демографик хәлгә анализ ясаганнан соң, гриппка каршы үткәрелүче чаралар турында сөйләде. Йогышлы чир­ләр структурасында 95 процентны биләп торучы грипп һәм кискен респиратор йогышлы авырулар халык сәламәтлегенә җитди зыян сала. Россиядә, шул исәптән, Татарстанда профилактиканың төп чарасы гриппка каршы вакцинациядән гыйбарәт. Агымдагы елның 1 ноябренә Татарстанга гриппка каршы 328 мең доза "Гриппол плюс" вакцинасы кайтартылган. Шушы көннәрдә вакцинаның чираттагы партиясе кайтыр дип көтелә. Бүгенге көнгә республикада 125 мең кешегә вакцина ясалган, илкү­ләм календарь кысаларында барлыгы 800 мең кешегә вакцина ясалырга тиеш. Министр сүзләренә караганда, грипп үзе түгел, ә ул китергән өзлегүләр куркыныч. 1997-1998 елларда Татарстанда грипп белән авыручылар саны 300- 400 меңгә җиткән, соңгы елларда ул 3- 4 мең кеше тәшкил итә.

Гриппка каршы түләүсез вакцинация укытучыларга, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, медицина хезмәткәрләренә, 60 яшьтән өлкән кешеләргә ясала. 15 яшькә кадәрге укучыларга, балалар бакчасына йөрүче сабыйларга вакцинация ата-аналарының язмача рөх­сәте белән ясалырга, аңа кадәр медицина тикшерүе үткәрелергә тиеш. Аллергия реакциясе булган һәм тавык аксымын кабул итә алмаган кешеләргә вакцинация ясау киңәш ителми. "Соңгы 6 елда республикада грипптан вакцинацияләү нәтиҗәсендә бер өзлегү очрагы да теркәлмәгән", - диде министр.

Район үзәк сырхауханәсендә дә гриппка каршы профилактик чаралар башланган. Сырхауханә эпидемиологы Сәлидә Закирова әйтүенчә, районда гриппка каршы 3200 кешегә, ягъни барлык халыкның 25 процентына вакцинация ясау планлаштырыла. Хәзерге вакытта 1200 доза вакцина кайтарылган. Бу планга карата 37,5 процентны тәшкил итә. Вакцина фельдшер-акушерлык пунктларына таратылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грмппка каршы прививка